Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә Бердәм укучылар билеты гамәлгә керә

Бердәм полиска ияләндек, түләүләрне интернеттан түлибез, акча ала торган карталар яшәсен, анысын да кулланырга өйрәндек. Элек куркытып торган компьютерны аз-азлап үзләштерәбез , чөнки яшисе бар. Ә тормыш хәзер - интернетта. Бар да электрон рәвештә теркәлү уза. Чират китапханәләргә җитте. Хәзер китапларны да махсус бердәм укучылар билеты - пластик карта белән...

Бердәм полиска ияләндек, түләүләрне интернеттан түлибез, акча ала торган карталар яшәсен, анысын да кулланырга өйрәндек. Элек куркытып торган компьютерны аз-азлап үзләштерәбез , чөнки яшисе бар. Ә тормыш хәзер - интернетта. Бар да электрон рәвештә теркәлү уза.

Чират китапханәләргә җитте. Хәзер китапларны да махсус бердәм укучылар билеты - пластик карта белән ала башлаячакбыз. "Үзәк китапханәдәге китапларны компьютерга кертә башладык, электрон исемлек булдыру өстендә эшлибез. Балалар китапханәсе дә тотынды бу эшкә, шул рәвешле районның һәр китапханәсе үзенең электрон исемлеген булдырачак. Тагын бер яңалык: китап укучыларга бердәм укучылар билеты булган пластик карталарны бирә башлыйбыз, моның өчен паспорт белән китапханәгә килергә кирәк. Картаның уңай ягы бар, республиканың кайсы төбәгенә барып чыксагыз да шул карта белән китапханәдән китап алып укый алачаксыз...", - ди үзәк китапханә җитәкчесе Алсу Әскарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев