Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Самат та, Азалия дә - беренчеләр!

Казанда 9 яшькә кадәр шахматчылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Биредә безнең яшь талантлар - Самат Шәрәфиев һәм Азалия Мифтахова катнашты.

- Бик көчле турнир булды, уннан артык шәһәр һәм сигез район шахматчылары уйнады, - дип ачыклык кертте тренерлары Раил Шакиров.

Ир-малайлар бәйгесендә 160 шахматчы көч сынашкан. Татарстанның үз яшь төркемендәге иң көчле шахматчылары инде болар. Самат 9 мөмкинлектән 5,5 балл туплауга ирешә, бу авыл районнары арасында иң яхшы күрсәткеч. Икенче урында - Балтач, өченчедә Биектау шахматчысы урнашкан... Ә гомуми исәптә 15 урын яулаган ул. Бик яхшы нәтиҗә!

Параллель рәвештә 60 кыз бала көч сынашкан. Азалия 9 мөмкинлектән 6 балл туплаган. Бу исә авыл районнары арасында иң яхшы нәтиҗә. Алай гына да түгел, республиканың үз яшь төркемендәге иң көчле шахматчылары арасында 8 урын алган. Авыл районнары арасында иенче урында - Кукмара, өченчедә Баулы шахматчы кызлары урнашкан.

Афәрин яшьләр! Яңа уңышлар көтеп калабыз.

Азалия Мифтаховага әле медаль тагарга өлгермәгәннәр.

Самат Шәрәфиев сул якта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев