Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Дөньякүләм су сыйфатын тикшерү көне билгеләп үтелә

Программа Су тирәлеге федерациясе ярдәме белән гамәлгә куела. (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Ел саен 18 сентябрьдә Дөньякүләм су сыйфатын мониторинглау көне (World Water Monitoring Day) билгеләп үтелә. Әлеге экология бәйрәме Американың Чиста су фонды тарафыннан гамәлгә кертелгән. Хәзер ул мәгълүмати-белем бирү программасы төсмерен алган. Әлеге истәлекле дата җәмгыятьнең планетадагы су...

Программа Су тирәлеге федерациясе ярдәме белән гамәлгә куела.

(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Ел саен 18 сентябрьдә Дөньякүләм су сыйфатын мониторинглау көне (World Water Monitoring Day) билгеләп үтелә. Әлеге экология бәйрәме Американың Чиста су фонды тарафыннан гамәлгә кертелгән. Хәзер ул мәгълүмати-белем бирү программасы төсмерен алган. Әлеге истәлекле дата җәмгыятьнең планетадагы су байлыгы проблемалары турындагы хәбәрдарлыгын арттыру һәм сулыкларны пычранудан саклауда катнашырга өндәү максатыннан оештырыла. Бу хакта Calend.ru истәлекле көннәр календаре яза.

Программа Су тирәлеге федерациясе ярдәме белән гамәлгә куела. Ул кешеләргә, үзләре яшәгән тирәлектәге чыганаклардагы суның сыйфатын мөстәкыйль рәвештә тикшереп, нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.

Баштарак Дөньякүләм су сыйфатын тикшерү көне 18 октябрьдә билгеләп үтелгән. Ник дигәндә, 1972 елның 18 октябрендә АКШ Конгрессы "Чиста су турында акт" кабул иткән булган. Әлеге документ Милли су чыганакларын торгызу һәм саклау турында. Әмма тора-бара әлеге истәлекле дата дөнья күләмендә танылу алган, һәм 2007 елдан аны билгеләп үтүне 18 сентябрьгә күчергәннәр, дип яза Calend.ru истәлекле көннәр календаре. Бу сулыклар иртә туңа торган төбәкләр дә әлеге экологик бәйрәмне билгеләп үтә алсын өчен эшләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/18/148469/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев