Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бер-берсенә бәйләнгән”

" Ура, суга, җилгәрә. Үзе төяп җибәрә..."

Айдар Биккинин белән очрашып сөйләшкәч, әнә шул шигъри юллар искә төште. Яз һәм көз көннәрендә - чәчә, җәен дә басуда, ә көзен ашлык суктыра. Ә төп хезмәте - укытучы. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында "Авыл хуҗалыгы машиналары" фәнен укыта.

1993 елдан биредә ул. Аңарчы Яңа Әтнәдәге "Сельхозтехника" оешмасында двигательләр җыя. 2 еллап Арча райкомолында инструктор булып эшли. Казандагы авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала. Шул елдан башлап техникум студентларына белем бирә.

- Ә 1994 елдан чәчүгә чыктым, - дип искә ала.

Беренче елларны чәчүлек җирләрне тырмалый. "Т-4-Алтай" тракторында төп тракторчыны алыштыра. Шул ук елны яңа "Дон-1500" комбайнында ашлык суктыра.

- Хезмәтләреңнең кайсысы күңелеңә якынрак? - дип кызыксынам.

- Аерып әйтә алмыйм. Ел фасылына карап һәрберсен яратам. Бәлки ияләнгәнгәдер, - дип көлемсери.

- Бик авыр түгелме соң? - дим, төпченүемне дәвам итеп.

- Түгел, эш булып кына торсын, - ди.

Гаиләдә дә авторитет ул. Ике улы - Алмаз һәм Динар, җәмәгате Вәсилә аның өчен өзелеп торалар. Уллары кечкенәдән комбайн янында чуалалар. Икесе дә комбайнчы ярдәмчеләре булып эшлиләр.

Тракторы да, комбайны да яңа. Студентларга дәресләрен шулар нигезендә аңлата. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган, булачак механикларның төркем җитәкчесе ул. Килүгә үк тел төбендә кымырҗып торган соравымны бирдем.

- Төп хезмәтеңә зыян килмиме?

- Юк. Киресенчә, бу хезмәтләр бер-берсенә бәйле. Техниканың яңадан-яңасы гамәлгә керә. Кырда эшләп тәҗрибә туплыйм һәм студентлар белән бүлешәм. Гомумән, бүгенгемнән канәгать мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев