Биш фәрештә, бер җен...
Беркөнне төнлә, кирәкмәгән чакта, уянып киттем. Йокы килми, туйган. Фәрештәләр төнге намазга уята. Ә торасы килми, фәрештәләребез булган кебек, җенебез дә бар. Кеше саен биш фәрештә, бер җен билгеләнгән. Кулны сузып, бутана-бутана, телефонны эзлим. Фәрештәләрем аны йокы бүлмәсенә кертмәскә куша, җенем җиңә: "Сугыш башланса, йә Жириновский космоска очса, белми каласың",...
Беркөнне төнлә, кирәкмәгән чакта, уянып киттем. Йокы килми, туйган. Фәрештәләр төнге намазга уята. Ә торасы килми, фәрештәләребез булган кебек, җенебез дә бар. Кеше саен биш фәрештә, бер җен билгеләнгән. Кулны сузып, бутана-бутана, телефонны эзлим. Фәрештәләрем аны йокы бүлмәсенә кертмәскә куша, җенем җиңә: "Сугыш башланса, йә Жириновский космоска очса, белми каласың", - ди. Таптым, ерак түгел, баскаладым. Шамил Аляутдин килеп чыкты. Аның китаплары бик күп, Казанга китереп торалар, эзләп алып укыйм. Ишеткәннәремнән - Мәскәүгә барсам, Шамилнең мәчетенә кереп чыгам. Соңгы арада гел туры килми. Элегрәк Казанга үзе дә (Яшьләр үзәгенә) вәгазьләргә ешрак килгәли иде, ишетелми. Шулай да мин аның хезмәтләреннән хәбәрдар. Ул иң акыллы, иң белемле, "иң-иң"нәрнең "иң"е.
Аның кадәр күп эшләгән, язган, сөйләгән, бик күп төрле роликлар (күрәсезме, әбиегез нинди сүзләр белә!) төшергән башка галимне белмим. 20-30 минутта гади, бик рәхәт итеп, җаныңа ярып сала. Их, татарча сөйләсен иде ул, дип уфтанам. Бөтен дөнья урысча сөйләгәндә, ул гына ничек татарча сөйләсен. Аннары, үзе, исеме, йөзе - үз татарыбыз, дип сөенәм. Шундый роликларын, вәгазьләрен, тапшырулары барлыгы 2-3 миллион кеше караган. Путин да, поплар да, Жириновский да татарча белми. Ә тапшыруларны барысы да карый. Арада шундыйлар бар: Шамил тегеләрне күтәреп алып, сыртка сала. Матурлап кына Аллаһының сүзләре белән сыйпап, Пәйгамбәребезнең хәдисләре белән шомартып та куя. Тегеләрнең шундый авырлары була, билгә бәрә. Вакыт-вакыт тора, нинди тору, селкенә алмыйсың. Шамилнең умыртка бүсере иде. Хәер минем дә бил авырта (урман кискән диярсең, хәер, урман кисмәдем бугай инде). Операция ясатырга дигәннәр иде. Шамил белән ешрак аралашкач, котылдым мин бу чирдән. Элек тә дәвасын белә идем, бөгелү-сыгылуларны 9-10ны ясыйм да булды дип уйлыйм. Ә ул әйтә, 100әрне, 150 шәрне ясагыз, ди. Бусы безнең хәлдән килми инде. Бөтен кешенең аяклары авырта. Аяк ул бил авыртканга авырта, беркайчан да операция ясатырга ярамый. Намазның файдасы күп, аерым сөйләшербез.
Телефонны баскалаган идем, әллә ниләр килеп чыкты. Шамилнең әллә ничә каналы бар. Берсенә тукталам. Шамил әйтә: "Ашау тәртибенең биш кагыйдәсе бар", - ди. Бу очракта ул гел хәдисләргә таянып сөйли. Аларны дөрес итеп гарәпчә әйтә.
Беренчесе: "Мөселман - бер кешелек, мөселман булмаган кеше җиде кешелек ашый", - ди. Аллаһ сакласын дигән булам да бит, ә барыбер ашыйбыз бирән урынына. Соңгы елларда мөселманнар да ашау әдәбен онытып бара. Коръән мәҗлесләре дигән булабыз. Беренче өлеше бик матур: Коръән уку, вәгазьләр сөйләү, хәл белешү, мөнәҗәтләр әйтү. Ә икенче ашау өлешендә нәрсә генә ашамыйбыз. Берсеннән-берсе тәмле. Хуҗалар тырышып та караганнар, бер-берсеннән ким булмасын дип, арттырып та җибәргәннәр, өстәлләре сыгылып тора. Теге җенебез котыртып тора, нәфесне тыеп булмый, әле алай гына булса, җиде кешелек ашыйбыз. Әле яңа гадәт керттеләр. 2-3 көн ашарлык төрле-төрле бәлеш күтәртеп кайтаралар. Үзебез, бер кешелек кенә ашарга өйрәнергә кирәк, дип сөйләнгән, язган булабыз.
Икенчесе: ашаганда ашказанны өч өлешкә бүлегез: берсе - ризыкка, берсе - сыекчага, берсе - һавага, ди торган булган Пәйгамбәребез, кулын чүмеч савыт кебек ашказанның формасын ясап күрсәткән. Ә кешенең учына 300-400 граммнан күбрәк сыймый. Ә без бер утыруда, бигрәк тә мәҗлесләрдә, әгәр күпме ашаганыбызны күрергә теләсәк, яныбызга бер буш савыт куеп, күпме ашаганыбызны савытка салып барырга кирәк. Ризыкның тау кебек өелгәнен күреп, башлар әйләнеп китәрлек. Аннары авырыйбыз, симерәбез, зарланабыз, елыйбыз, пенсия акчасы дарулар алырга китә.
Дөньяда аз ашаган кешеләр дә бар. Әни дә, бер энем дә шундый, ник анда әлвә-хәлвә өелеп тормый! Инде картая башлагач, өстәл башында утырган әни, бер аягын ашказанына терәп, тезен авызы янына ук куя иде. Менә әни вафат, 45 яшендә тапкан улы өстәл башында нәкъ әни төсле, бер тезен кочаклап утыра. Алар икесе дә - җиңел гәүдәле, җитез, тик аз ашый торган кешеләр. Йә Раббым, алар бит дөнья галимнәре, зур китаплар укыган кешеләр түгел. Пәйгамбәребез дә ашказанын кысып, аз ашаган, бер өлешен һава өчен калдырган. Шулай утырырга яраткан. Минем газизләрем аны каян белгән соң?! Аларны шулай утырырга, ашказанында һава калдырырга кем өйрәткән?
Өченчесе: "Беркайчан да ризык турында начар сүз әйтмәгез, тиргәмәгез. Ачуланмагыз", - ди Пәйгамбәребез. Ә без ниләр генә әйтмибез: тәмсез, ямьсез. әче, төче, тегенди-мондый. Авызны тутырып, мин ипи яратмыйм, дибез бит әле. Ә ул ипи безне яратамы соң? Аңа күпме көч кергәнен беләбезме? Аллаһ Тәгалә беренче эш итеп Адәм галәйһиссәламгә игенчелек һөнәрен өйрәткән. Ризык табынга килгәнче: "Тагын нәрсә әйтерләр инде?" - дип калтырап торыр ди. Бөтен кеше дә бөтен ризыкны ашамый. Пәйгамбәребезнең дә андый ризыклары булгандыр. Ул бит ашыймы-юкмы, яратамы-яратмыймы - әйтеп тормаган, этеп куйган, ашамаган гына.
Дүртенчесе: "Ризыкларыбызда бәрәкәт бар. Аллаһының рәхмәте, бәрәкәте, көч-куәте шуңа салынган". Шуңа күрә дә ашаганда кисәк калдырмаска кирәк. Аллаһның бәрәкәте бер кабырлык ипи кисәгендә дә, ике кашык боткада да була.
Еш кына ашаган ризыкларыбызда бәрәкәт булмаганга ашыйбыз-ашыйбыз - туя алмыйбыз. Рухыбызга иман ныклыгы, тәнебезгә көч-куәт, хәрәкәтләнергә энергия кирәк. Ә ул Аллаһының ризыгындагы бәрәкәттә генә.
Бишенчесе: "Тешләрне чиста тоту". Мөселманнар биш мәртәбә тәһарәт ала икән, биш мәртәбә бик яхшы итеп тешләрне чистартырга тиешбез. Авыз куышлыгы ул - кешенең микроблар мыжлап, үрчеп ята, тешләрне черетә торган урын. Гел, кат-кат чистартырга кирәк, ди. Сивак, мисвактан файдаланырга өйрәнә алсак иде дә бит. Гарәбстан якларында үсә торган серле таякчык ул. Мөселманнар аны кесәләрендә йөртә, җае чыкканда, кеше күрмәгәндә генә алып, астан өскә, өстән аска гел тешләрен ышкып торалар. Шуңа да алардан хуш ис килә, тешләре энҗе-мәрҗән кебек балкып тора. Чөнки бу - Аллаһ яраткан серле таякчык, үзе - теш щеткасы, үзе - теш пастасы, үзе үк - микробларны үтерә торган эликсир.
Без үскәндә, андый таякчыкларны бабай яз көне ясый иде. Керәннең бармактан нечкәрәк тамырларын бармак буе ясап, кисеп ала да юа, киптерә. Ә аннары ел буе шуның белән тешләрен ышкып йөри, 94 яшенә кадәр үз аягында булды, җиңел гәүдәле, йөгереп йөрде, урманнан кайтып кермәде, анда барганда сызыклы намаз таягын кулыннан калдырмады.
Ә Шамилгә нәрсә инде, бик тә фәнни, дини иттереп ашау кагыйдәләрен хәдисләр белән дәлилләп бер, ике... дип санап чыкты. Мин исә сез аңларлык итеп, үткәннәрне, белгәннәрне күз алдына китерә-китерә, сезгә тасвирлап яздым.
Һәр эшнең башы, ахыры була. Ахыры инде - бу очракта, ашаткан, эчерткән, мөселманнардан кылган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп дога кылу, кулларны юып, авызны чайкау.
Фәния Хуҗахмәт
("Ватаным Татарстан", /№ 39, 21.03.2018/)
Тулысы белән: http://www.vatantat.ru/index.php?pg=555
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев