22 март 2018 яңалыклары
-
Абыну
Палатада бөркү һава иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Миләүшәнең битен сыйпады… Яшь хатын озак иркәләнеп ята алмады: коридорның теге башында елашкан сабыйлар тавышы ишетелде. Ул арада палатадагы хатыннар дәррәү, башларына яулык бөркәнеп, йөрәк парәләре белән очрашуга әзерләнә башлады. Миләүшә урыныннан кузгалмады… Бала туганчы ук аннан баш тартырга исәп иткән хатынга...
-
Яңа туган баласын карга чыгарып ташлаган
Гадәттән тыш хәл 15 февральдә Аксубай районының Татар Сөнчәләе авылында булган. (Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 36 яшьлек хатын кыз яңа туган баласын, пакеттка салып, карга чыгарып ташлаган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Гадәттән тыш хәл 15 февральдә...
-
Хөкем каты булды
Район эчке эшләр бүлегенең Җәза үтәтү бүлекчәсе җитди адымга барырга мәҗбүр булган. - Ике кешене төрмәгә утырттык, хөкем карары билгеләгән тәртипне саклыйсы гына инде югыйсә, гел кирәкмәгәнне эшләп, үзләренә зыян салалар. Ике ир кеше дә үзебезнең районныкы...- дип хәбәр итте бүлекчә җитәкчесе Клара Кадимова.
-
2020 елдан ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр билгеле
Хезмәт базарындагы иң өстенлекле өлкәләр булып нанотехнология, робот техникасы, IT, ясалма интеллект, генетика һәм медицина санала. 2020-2025 елларда актуаль һәм ихтыяҗ зур булачак һөнәрләр исемлеге билгеле булды. Бу хакта бүген өченче Идел буе HR саммиты кысаларында узган "Идел буе регионының киләчәк һөнәрләре" матбугат конференциясендә сөйләделәр. Head Hunter консалтинг үзәге "Киләсе...
-
Россиядә керемгә салымны 15 процент итү турында фикерләшәләр
Хөкүмәттә азык-төлек, балалар товарлары, даруларга өстәмә бәягә салымның 10 процентлы ташламалы ставкасын гамәлдән чыгару мөмкинлеге карала. (Казан, 22 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәтендә керемгә салымны 13 тән 15 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген карыйлар. Бу хакта «Ведомости» басмасы федераль түрәләргә сылтама ясап хәбәр итә. Финанс министрлыгы, нефтьчеләр өчен файдалы казылмалар чыгаруга салымнарны...
-
Янгыннар саны кимеми
Хөрмәтле Әтнә районы халкы, районда янгыннар саны үсә бара. Янгыннарның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, җылыту мичләрен куллану һәм урнаштыру кагыйдәләрен бозу тора. Барлык янгыннар да кешенен үз гаебе белән килеп чыккан. Шуннан чыгып, сез кайда...
-
Позиция Президента Татарстана: Все проблемные дома в РТ должны быть достроены
На брифинге в Доме Правительства РТ рассказали о разрешении ситуации с обманутыми дольщиками в республике. (Казань, 22 марта, «Татар-информ», Арсений Маврин). Сегодня во время встречи с журналистами в формате брифинга в Доме Правительства РТ заместитель руководителя пресс-службы Президента Татарстана Лилия Галимова довела официальную позицию Рустама Минниханова относительно ситуации с обманутыми...
-
Арчада - "Балкыш"
Бүген Арчада ветераннарның республикакүләм "Балкыш" фестиваленең зона туры үтте. Анда 5 район - Арча, Биектау, Балтач, Лаеш, Әтнә районнарыннан килгән чыгышларны карап бәяләделәр. Әтнә районын Габделбәр Каюмов, Мәрвәр Нигъмәтҗанова, Нәзимә Вәлиева, Сания Сабитова, Рәзинә Галиева, Рәмлә Латыйпова, Сәвия Мөхетдинова. Тәнзилә Җәләлиева, Нәзирә Фәйзрахманова тәкъдим итте. Баянда - Фарис Биккинин. -...
-
Ат, шу, тартыл, сикер...- эшлисең килсә, мәҗбүри
Бүген, 22 нче март көнне, "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә районыбыз укытучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Элек мәктәптә укыганда тапшыра идек, хәтерлисезме? Хәтерләсәгез, искә төшереп азапланасы юк, шөгыльләнә башласагыз була, мәзәктәгечә, чираттан киләсе... - Бүген районыбызның 12 мәктәбеннән 57 укытучы ГТО нормативларын тапшырдылар: пневматик мылтыктан аттылар, чаңгы шудылар, турникта тартылдылар, озынлыкка...
-
Троллинг, хейтер, хэдлайнер...
Вакыт барган, замана үзгәргән саен телгә яңа сүзләрнең үтеп керүе - гадәти хәл. Чөнки һәр өлкәдә үсеш-үзгәрешләр булып тора. Яңа предмет-күренешләр белән бергә яңа сүзләр барлыкка килә. Бүгенге көндә төрле өлкәләргә караган чит тел (күбесенчә инглиз теле) сүзләренең рус теленә, аның аша татар теленә дә үтеп керүе аеруча еш күзәтелә...
-
Узган елгы лауреатлар җиңәр өчен тырыша
Иртәгә, 23 март көнне, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы студентлары Яшел Үзән шәһәрендә узачак һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында үткәрелә торган "Весенняя капель - 2018" ("Язгы тамчы- 2018") фестивалендә катнашырга җыеналар. Быелгы чара " WorldSkills - 2019» дөнья чемпионаты мәдәният паркында катнашырлык сәләтләрне барлау максатыннан уздырыла. Әлеге фестивальдә Татарстанның...
-
Ютәлдән кәбестә яфрагы коткара
Моның өчен кәбестә яфрагы алып, 1-2 минутка кайнап торган суга салып торыгыз. Аннары шуңа бал сылап, күкрәккә ябарга кирәк. Әгәр ютәл бик көчле икән, ике яфрак ябарга. Яфрак нык ябышсын өчен сыланып торган футболка киегез. Төнлә шулай йокларга кирәк. Ә иртән исә аннан берни дә калмый диярлек, ул бал белән...
-
Укытучылар сынатмасмы?
Бүген, 22 мартта, районыбыз укытучылары "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә ГТО нормативларын тапшыралар. Сынатмаслармы, уңышлары, нәтиҗәләре ничек, соңрак хәбәр итәрбез.
-
Эшмәкәрдән кыяр үстерергә өйрәник
Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА Фото: Салават Камалетдинов Көннәр озыная, яктыра бара. Ни дисәк тә, урамда яз исе килә. Кояш җылырак карау белән бакчачылар өчен дә җаваплы чор башлана. Барысы да тәрәзә төпләрендә помидор, борыч, башка яшелчәләр, чәчәкләр утырта. Арча районы Айван авылында яшәүче Минхәировлар бүген инде уңыш җыю белән мәшгуль. Абыйлы-энеле...
-
Биш фәрештә, бер җен...
Беркөнне төнлә, кирәкмәгән чакта, уянып киттем. Йокы килми, туйган. Фәрештәләр төнге намазга уята. Ә торасы килми, фәрештәләребез булган кебек, җенебез дә бар. Кеше саен биш фәрештә, бер җен билгеләнгән. Кулны сузып, бутана-бутана, телефонны эзлим. Фәрештәләрем аны йокы бүлмәсенә кертмәскә куша, җенем җиңә: "Сугыш башланса, йә Жириновский космоска очса, белми каласың",...