22 март 2018 яңалыклары
-
13 яшьлек кыз пистолеттан сыйныфташларына аткан
Коточкыч җинаять Курган өлкәсендә булган. ТАСС хәбәр иткәнчә, 13 яшьлек кыз пневматик пистолеттан җиде җиденче сыйныф укучысына һөҗүм иткән. Тәнәфес вакытында кыз әтисенең пистолетыннан берничә тапкыр аткан. Балалар каты имгәнмәгән, аларны хастаханәгә озату кирәк булмаган. Тикшерүчеләр бу вакыйганың сәбәпләрен ачыклау өстендә эшли. чыганак: http://intertat.tatar/hewef_heter/13-yashlek-kyz-ide-syynyftashyna-pistolettan-atkan/
-
Әтнәдә - карантин...
21 март көнне район үзәк больницасына керү чикләнде. - ОРВИ белән авыручылар күбәю сәбәпле, больницаның стационар өлешендә карантин игълан итәбез. Стационарда дәваланып ятучыларыгыз булса, алар янына бүгеннән кереп-чыгып йөрү тыела. Шул исәптән очрашып сөйләшү дә. Алып килгән әйберләрегезне безнең хезмәткәрләр аша тапшыру мөмкинлеге бар. Хәле бик авыр булганнар янына гына,...
-
Синоптиклар һава шартлары начарлану турында кисәтә
Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында кар көртләре булуы көтелә. (Казан, 21 март, "Татар-информ"). 22 мартта Татарстанда төнлә һәм көндез көньяк-көнчыгыш районнарында кар көртләре булуы һәм кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометерология үзәге хәбәр итә.