Әтнәдә - карантин...
21 март көнне район үзәк больницасына керү чикләнде. - ОРВИ белән авыручылар күбәю сәбәпле, больницаның стационар өлешендә карантин игълан итәбез. Стационарда дәваланып ятучыларыгыз булса, алар янына бүгеннән кереп-чыгып йөрү тыела. Шул исәптән очрашып сөйләшү дә. Алып килгән әйберләрегезне безнең хезмәткәрләр аша тапшыру мөмкинлеге бар. Хәле бик авыр булганнар янына гына,...
21 март көнне район үзәк больницасына керү чикләнде.
- ОРВИ белән авыручылар күбәю сәбәпле, больницаның стационар өлешендә карантин игълан итәбез. Стационарда дәваланып ятучыларыгыз булса, алар янына бүгеннән кереп-чыгып йөрү тыела. Шул исәптән очрашып сөйләшү дә. Алып килгән әйберләрегезне безнең хезмәткәрләр аша тапшыру мөмкинлеге бар. Хәле бик авыр булганнар янына гына, рөхсәт белән, бөтен саклану чарасын үтәгәндә генә керү рөхсәт ителә. Поликлиникага килүчеләр дә маскалардан килсәләр яхшы. Бу чара ОРВИ белән авыручыларны киметү өчен эшләнә. Саклану чараларын барыбызга да күрү кирәк булачак...- дип хәбәр итте район больницасының табиб-эпидемиологы Азат Фердинант улы Гыймадиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев