Узган елгы лауреатлар җиңәр өчен тырыша
Иртәгә, 23 март көнне, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы студентлары Яшел Үзән шәһәрендә узачак һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында үткәрелә торган "Весенняя капель - 2018" ("Язгы тамчы- 2018") фестивалендә катнашырга җыеналар. Быелгы чара " WorldSkills - 2019» дөнья чемпионаты мәдәният паркында катнашырлык сәләтләрне барлау максатыннан уздырыла. Әлеге фестивальдә Татарстанның...
Иртәгә, 23 март көнне, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы студентлары Яшел Үзән шәһәрендә узачак һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында үткәрелә торган "Весенняя капель - 2018" ("Язгы тамчы- 2018") фестивалендә катнашырга җыеналар.
Быелгы чара " WorldSkills - 2019» дөнья чемпионаты мәдәният паркында катнашырлык сәләтләрне барлау максатыннан уздырыла.
Әлеге фестивальдә Татарстанның 87 көллият-техникум студентлары катнашачак.
Бәйге 4 юнәлеш буенча булачак: музыка, бию, театр, оригиналь жанр.
Тематикасы - «Добро пожаловать в Россию, Welcome to Kazan».
Әлеге марафон 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең гала концерты 6 апрельдә үтәчәк. Һәм без бу концертта үзебезнең Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентларын да күрербез дип өметләнәбез.
Ни өчен, дигәндә алар бу бәйгедә узган ел лауреат исеме алып кайткан булганнар. Быел тагын да яхшырак булачагына ышаныйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев