Ат, шу, тартыл, сикер...- эшлисең килсә, мәҗбүри
Бүген, 22 нче март көнне, "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә районыбыз укытучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Элек мәктәптә укыганда тапшыра идек, хәтерлисезме? Хәтерләсәгез, искә төшереп азапланасы юк, шөгыльләнә башласагыз була, мәзәктәгечә, чираттан киләсе... - Бүген районыбызның 12 мәктәбеннән 57 укытучы ГТО нормативларын тапшырдылар: пневматик мылтыктан аттылар, чаңгы шудылар, турникта тартылдылар, озынлыкка...
Бүген, 22 нче март көнне, "Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә районыбыз укытучылары ГТО нормативларын тапшырдылар. Элек мәктәптә укыганда тапшыра идек, хәтерлисезме? Хәтерләсәгез, искә төшереп азапланасы юк, шөгыльләнә башласагыз була, мәзәктәгечә, чираттан киләсе...
- Бүген районыбызның 12 мәктәбеннән 57 укытучы ГТО нормативларын тапшырдылар: пневматик мылтыктан аттылар, чаңгы шудылар, турникта тартылдылар, озынлыкка сикерделәр. Нәтиҗәсе сөенерлек, барысы да тиешле таләпләрне үти алдылар. Һәр спорт төренә бик җаваплы карадылар. Апрель аенда районыбыздагы оешмаларда эшләүчеләр тапшыра башлый ГТО нормативларын...- ди районыбызның яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Димәк, сәламәт яшәү рәвешен алып барасы, шөгыльләнәсе генә кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев