Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгыннар саны кимеми

Хөрмәтле Әтнә районы халкы, районда янгыннар саны үсә бара. Янгыннарның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, җылыту мичләрен куллану һәм урнаштыру кагыйдәләрен бозу тора. Барлык янгыннар да кешенен үз гаебе белән килеп чыккан. Шуннан чыгып, сез кайда...

Хөрмәтле Әтнә районы халкы, районда янгыннар саны үсә бара. Янгыннарның төп сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, җылыту мичләрен куллану һәм урнаштыру кагыйдәләрен бозу тора. Барлык янгыннар да кешенен үз гаебе белән килеп чыккан.

Шуннан чыгып, сез кайда гына булуга карамастан, кешеләр үлеме һәм зыян күрүе булмасын өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне сорыйбыз. Үзегезнең үк тынычлык өчен йортыгызга янгын чыгуын хэбэр итүче извещателләр , огнетушителләр булдыруны киңәш итәбез. Аларны булдыру, янгын салган зыянга караганда күпкә арзангарак төшәчәк. Янгын теләсә кайсы йортта килеп чыгарга мөмкин. Исегездә тотыгыз, ут хаталарны кичерми, үз гомерегезне һәм туганнарыгызны саклагыз.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Сотов А.Ю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев