Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге утыртырга әлегә туфрак салкын, шуңа бәрәңгене алдан "борынлату" зарур - М.Әхмәтов

Бөртекле культуралар исә, туфракта 5 градус җылы булганда, "борынланып" тишелеп чыгу сәләтен саклый, ди министр.

(Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Яз салкын килгәнлектән, бәрәңге утырту быел гадәттәгедән соңара.

"Әлегә туфрак салкын. Бәрәңгегә җылы туфрак кирәк, шуңа күрә аны алданрак "борынлату" кирәк. Салкын туфракта бәрәңге үрә алмыйча озак ятмасын өчен, аны "борын төртерлек" итеп җылыда тотарга кирәк", - дип киңәш бирә Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Бөртекле культураларга килгәндә, министр әйтүенчә, туфракта 5 градус җылы булганда, алар "борынланып" тишелеп чыгу сәләтен саклый, тик алар авыруларга бирешми торган итеп, препаратлар белән бик яхшы эшкәртелергә тиеш.

"Эшкәртмичә чәчкән очракта, ул салкын туфракта "борынлана" алмыйча черергә дә мөмкин. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен дә бу мәсьәләдә гел кисәтәбез. Салкын туфрак дым саклану өчен кулай булса да, орлык тишелеп чыгу өчен уңай түгел. Киләсе атнада бераз җылыта дигән фараз бар. Һава температурасы көндез 12-15 градус, төнлә 4-5 градуска төшсә дә, туфрак үзенең 7-8 градус җылысын саклый", - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев