Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу атна яңалыклары: Татарстанда скинхедлар эш иткән; "янган" банк клиентларына ярдәм ителәчәк; Элвин Грей Салаватны көрәшкә чакырды

"Интертат.ру" электрон газетасы атнаның төп вакыйгаларына күзәтү тәкъдим итә. Республикада скинхедлар эш иткән Кызганыч, куркыныч хәбәрдән башларга мәҗбүрбез. Татарстанда якынча 19 кешелек скинхедлар төркеменең эш итүе ачыкланды. Хәтерләсәгез, февраль аенда Казанда Чад республикасыннан килгән студент егетне үтерделәр. Аны үтерүдә гаепләнүче ике скинхендны кулга алгач, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү...

"Интертат.ру" электрон газетасы атнаның төп вакыйгаларына күзәтү тәкъдим итә.


Республикада скинхедлар эш иткән


Кызганыч, куркыныч хәбәрдән башларга мәҗбүрбез. Татарстанда якынча 19 кешелек скинхедлар төркеменең эш итүе ачыкланды. Хәтерләсәгез, февраль аенда Казанда Чад республикасыннан килгән студент егетне үтерделәр. Аны үтерүдә гаепләнүче ике скинхендны кулга алгач, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне карау өчен җаваплы беренче бүлек хезмәткәре Игорь Золотов матбугат вәкилләренә шаккаттыргыч белдерү ясады: кулга алынган Роман Хәлилов белән Руслан Архипов Казанда читтән килеп яшәүчеләргә ким дигәндә тагын шундый алты һөҗүм ясауларын таныган.


Оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә тикшерүчеләр социалистик-милли карашлы яшьләрдән торган төркемгә тап булган. 19 кеше тикшерелгән, аларның 9ы кулга алынган. Моңа карамастан, тикшерүче белдергәнчә, Казан җирлегендә махсус оешкан скинхедлар төркеме эш иткән дияргә иртәрәк әле. Әмма бу фараз кире кагылмый, кирәкле тикшерү эшләре дәвам итә. Аерым алганда, Игорь Золотов бу яшь егетләрнең ниятләре бик зурдан булуын әйтте. Мәсәлән, бүген кулган алынганнарның берсе, кулында пистолет булса, Сәүдә үзәгенә барып, Казанга читтән килгәннәрне үтерер идем, дигән.


Тикшерү эшләре 6 нчы мартта 18 сәгатьтә башланган. Унтугыз кешенең өендә тентү уздырылган.


"Әлеге төркемдәге яшьләр барысы да балигълык яшендә. Бер-берсе белән аралашып, төрле компанияләрдә танышкан. Барысы да - милли-социализм идеологиясе тарафдарлары. Кулга алынган ике яшь егет футбол ярышлары вакытында фан-секторда танышкан. Барлык кулга алынганнар да бертөрле яшәү рәвеше алып бара", - дип сөйләде Игорь Золотов.


Кулга алынучылар тикшерүчеләргә Санкт-Петербург бандаларыннан үрнәк алып эш итүләрен сөйләгән. Татарстанлылар исән булмаганнарының каберләренә барганнарын, башка төбәкләрдәге скинхедлар белән интернет аша аралашканнарын белдергән.


Кыр эшләре башлануга бер айлап вакыт калды


Республикада кыр эшләре апрельнең беренче декадасында башланырга мөмкин. Бу хакта Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Быелгы язда Татарстан аграрийларына 2 млн лап гектарда язгы культуралар чәчү бурычы куела. Тагын 1 млн гектарда уҗым һәм күпьеллык үләннәр чәчелгән иде.


Марат Әхмәтов: Кыр эшләрен апрельнең беренче декадасында башлау ихтималы зур


Бу атнада ата-аналар ватсап аша тетрәндергеч хәбәр алды...


Бу атнада күп кенә ата-аналар Россия шәһәрләренең берсендә балаларның массакүләм рәвештә үз-үзләренә кул салырга ниятләүләре турында "ватсап" аша хәбәр алды. Татарстан Республикасы Прокуратурасы бу хәбәр буенча тикшерү башлады. «Әлеге сүзләр провокация һәм җимергеч характерда. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, күзәтчелек ведомствосы массакүләм суицидлар турында хәбәр тарату буенча тикшерү башлады. Тикшерү барышында хокук саклау органнарының оператив хезмәтләренә әлеге акцияне оештыручыларны һәм башкаручыларны ачыклау турында күрсәтмәләр биреләчәк», - дип җиткерде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.


Татарстан прокуратурасы массакүләм суицид турында хәбәр тарату буенча тикшерүләр башлады


Кем җиңәр: Элвин Греймы, Салаватмы?


Бу атнада шоу-бизнес өлкәсендә шау-гөр башланды. Сәхнә йолдызы Элвин Грей легендар җырчы Салават Фәтхетдиновны көч сынашып карарга чакырды. Баксаң, Салаватның Элвин турында әледән-әле әйткән сарказмлы сүзләре яшь йолдызның теңкәсенә тигән икән. Бу сарказмга чыдар хәле калмаган Элвин үзенең "ВКонтакте" битендә: «2017 елның көзендә «Татнефть-Арена"да һәм «Уфа-Арена"да ике датаны билгеләргә тәкъдим итәм. Ике дата сезгә һәм ике - миңа (тик административ көчләрдән башка, "чиста" итеп, билетларны хезмәт хакы хисабына көчләп сатмыйча һ.б.). Алга барыргамы, бер урында торыргамы - халык хәл итсен!» - дип язып куйган. Салаваттан әлегә җавап юк. Көтәбез.


Радик Юлъякшин Салават Фәтхетдиновка зал тутыру буенча көч сынашырга тәкъдим итә


Татарстан Президенты хатын-кызларны бәйрәм белән матур итеп котлады


Бу атнада күңелле төп вакыйга - 8 Март, хатын-кызлар бәйрәме булды. Гүзәл затларны бик матур итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул котлавын махсус видеоролик итеп эшләткән. Рөстәм Миңнеханов, котлау сүзләрен шигъри юлларга салып, хатын-кызларны умырзаяларга тиңләде. Президентның җылы, ихлас теләкләре һәр хатын-кызның күңеленә хуш килгәндер.


Инвалид баланы тәрбиягә алган өчен акча бирәчәкләр


Тәрбиягә инвалид бала алырга ниятләүчеләр колагына бер хәбәр - инвалид баланы тәрбиягә алган гаиләгә хәзер бер тапкыр 200 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта Тәрбиягә бала алган әти-әниләрнең V форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтте. Әлеге сумма республика бюджетына кертелгән.


Инвалид баланы тәрбиягә алучыга 200 мең сум биреләчәк


Проблемалы банк клиентларына ярдәм чаралары эшләнә


"Татфондбанк", "Интехбанк" һәм "Анкор Банк" клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итү чараларын булдыру дәвам итә. "Президентка инвестпрограммаларын дәвам итергә теләгән эшмәкәрләрдән күп мөрәҗәгатьләр килгән. Алар агымдагы 2017 елда җиһаз сатып алуга кагыла. Шул сәбәпле яңа программа төзелде. Ул үз эченә эшмәкәрләр теләгән җиһазны сатып алганда ташламалы лизинг бирелүне ала. Бу - беренче юнәлеш. Икенчесе - кайтарылучы лизинг механизмында. Ягъни, җиһазы булып, акчасы булмаучылар өчен", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Икътисад министры Артем Здунов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Ул шулай ук якын арада бу программаның эшләү шартлары турында сөйләргә ышандырды.


Рөстәм Миңнеханов банклар мәсьәләсен “Нота-Банк” мисалында чишәргә тәкъдим итә


Өчпочмак-бәлешләрне республиканың кайсы районында җитештерерләр икән?


Татарстан районнарының берсендә татар милли ризыгын күпләп җитештерү конвейеры төзелергә мөмкин. Аны "Түбәтәй" беренче татар фаст-фудын булдырган команда эшләп чыгарга ниятли. Бу хакта VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында билгеле булды. Җитештерү цехларының кайсы районда төзеләчәге әлегә билгеле түгел. Теләче, Биектау, Югары Ослан һәм башка районнарны карадык, әлегә сайлыйбыз, диде татар хәләл тиз туклану челтәренә нигез салучыларның берсе Солтан Сафин.


Татарстан районнарының берсендә татар милли ризыгы конвейеры төзеләчәк


Индонезия журналисты чәкчәктән телен йота язган


Милли ризык, дигәннән... Үзеңдә булган әйбернең кадере турында артык уйланмыйсың бит ул. Ә читтән берәрсе синең әйбереңә кызыкса, горурлык хисе уяна. Индонезиядән Казанга сәяхәт кылган журналист Мөхәммәд Антони чәкчәктән телен йота язган. "Бер ашасаң, туктый алмыйсың", - дигән ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы журналисты Гөлнар Гарифуллинага. Әлбәттә, Индонезия кунагы чәкчәкне күчтәнәч итеп үз иленә дә алып киткән.


Бер ашасаң, туктый алмыйсың – Индонезиянең Россиядәге илчелеге киңәшчесе чәкчәк турында


Боз кичүләре ябылды


Юлга чыгарга җыенучыларга хәбәребез бар - бу атнада республикадагы барлык боз кичүләре дә ябылды. Аракчино - Югары Ослан, Яшел Үзән - Түбән Карамалы - Идел елгасында һәм Соколка авылы - Новозакамский, Покровское- Красный Ключ - Кама елгасында боз кичүләренә өмет итмәгез. Бозга чыкмагыз - куркыныч!


Татарстанның барлык боз кичүләрендә хәрәкәт туктатылган


Тупланма "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрләренә нигезләнеп эшләнде

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев