Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмнәр тыныч узсын

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район прокуратурасы тарафыннан халык күп җыела торган обьектлар тикшерелде. Тикшерү Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән берлектә башкарылып, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең әлеге объектларда үтәлешенә игътибар бирелде. Оешма җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә игътибар бирергә, профилактик чараларны тормышка ашырырга, янгыннан саклану чараларын һәм...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район прокуратурасы тарафыннан халык күп җыела торган обьектлар тикшерелде.

Тикшерү Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге белгечләре белән берлектә башкарылып, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең әлеге объектларда үтәлешенә игътибар бирелде. Оешма җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә игътибар бирергә, профилактик чараларны тормышка ашырырга, янгыннан саклану чараларын һәм системаларының төзек хәлдә булуын контрольдә тотарга, аларны тиешле булмаган максатларда файдалануга юл куймаска тиеш. Тикшерү вакытында әнә шул таләпләрнең үтәлешендә закон бозу очраклары ачыкланды. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасын тикшерү барышында эвакуация юлында (коридор, баскыч) төрле материаллар җыелып тору күзәтелде. Бинада янгын куркынычсызлыгы билгеләре бар җирдә дә урнаштырылмаган, яктылык белән хәбәр бирү системалары өзек хәлдә.«Кала-Тау" сәүдә-күңел ачу үзәгенең ашау залында эвакуация планы юк, шулай ук чыгу юлын күрсәткән яктылык белән хәбәр бирү системасы өзелгән хәлдә. «Хан" кафесында тикшерү вакытында Россия Федерациясе янгынга каршы режимны бозу буларак, янгын сүндергечләрдә тәртип саны куелмаган. Әйшияз, Каенсар, Күәм, Дусым, Ташчишмә, Өҗем, Күшәр, Күңгәр авыллары мәдәният обьектларында да янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәве ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге оешмаларның янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы затларына карата таләпләр үтәлмәү сәбәпле административ эшләр ачылды. Алар буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев