Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә
Җәмгыять

Чистай районында юл һәлакәтеннән соң 13 яшьлек малай комага китә

Һәлакәт Чистай районының Акбулат авылы борылышында була. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13...

Һәлакәт Чистай районының Акбулат авылы борылышында була.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген көндез Чистай районында "КАМАЗ" 13 яшьлек малайны бәрдерә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл һәлакәте турында хәбәр 112 номерына шаһитләрдән килеп ирешә. Алар әйтүенчә, 46 яшьлек ир-ат 13 яшьлек малайны бәрдерә.

Фаҗигә булган урынга ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килә. Малайны кома хәлендә Чистай район шифаханәсенә алып китәләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/19/148600/


Нет комментариев