Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даруханә витаминнары һәм яшелчә, җиләк-җимеш – кайсы файдалырак?

Яз көне даруханәләрдә иң яхшы сатыла торган препаратлар - витаминнардыр, мөгаен. Чөнки язгы авитаминоз берәүне дә читләтеп узмый. Быелгы салкын һава торышы, һаман килеп җитә алмаучы яз исә кәефне тагын да төшерә - авырмас җиреңнән авырый башларсың. Авитаминозга баш авырту, кәеф төшү, иртәләрен йокыдан тора алмау, көне буена сузылган сүлпәнлек...

Яз көне даруханәләрдә иң яхшы сатыла торган препаратлар - витаминнардыр, мөгаен. Чөнки язгы авитаминоз берәүне дә читләтеп узмый. Быелгы салкын һава торышы, һаман килеп җитә алмаучы яз исә кәефне тагын да төшерә - авырмас җиреңнән авырый башларсың.


Авитаминозга баш авырту, кәеф төшү, иртәләрен йокыдан тора алмау, көне буена сузылган сүлпәнлек кебек симптомнар хас. Җитмәсә, еш кына бөтен нәрсә синең ачуыңны чыгара. Берәүнең дә көннәр буе начар кәеф белән, моңсуланып йөрисе килми, шуңа күрә халык тизрәк аптекага ашыга.

Витаминнарны белмичә куллану зарарлы

Хәзер даруханәләрдә нинди генә витаминнар юк - берсе иммунитетны ныгыта, икенчесе исә чәчләргә, тырнакларга үсәргә ярдәм итә, өченчесе тән тиресен яхшырта. Кайсын телисең, шунысын сатып ал. Акчаң күбрәк булса, берьюлы берничә төр препарат алырга да мөмкин.

Тик алар организм өчен файдалымы соң? Бәлки аның ише химик кушылмалар файдаланганчы халык ысулларын куллану күпкә яхшырактыр? Бактың исә, хәзер күп кенә табиблар даруханәләрдә сатыла торган препаратларны кулланмаска киңәш итә икән, янәсе алардан бер файда да юк.

Аларны белмичә һәм чамадан тыш куллану организмга зур зыян да салырга мөмкин, ди. Мәсәлән, Германия галимнәре исбатлавынча, А витаминын күп куллану баш авырту һәм төрле тире авыруларына китерәчәк. Күбебез яратып куллана торган С витаминын эчкәндә исә канда тимер күләмен арттырырга сәләтле азык-төлек ашау, гомумән, тыела. Әлеге кагыйдә үтәлгән очракта гына С витаминының файдасы булачак. Башка витаминнар белән дә шул ук хәл.

Авитаминоздан саклану өчен дөрес туклану да җитә

Шуңа күрә, телевизор аша рекламаланучы, даруханәләрдә тәкъдим ителә торган витамин препаратларын кулланыр алдыннан табиб белән сөйләшергә киңәш ителә. "Яз айларында күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш ашау, ә иң мөһиме, дөрес итеп туклану кирәк. Мин пациентларыма, бигрәк тә язгы авитаминоз вакытында, даруханәләрдән витаминнар алып акча туздырырга киңәш итмәс идем. Сәламәт булу, язгы салкын тиюләргә бирешмәү өчен көненә кимендә өч мәртәбә яхшы итеп туклану, яшелчә, җиләк-җимеш ашау да җитә", - дип уртаклашты "Intertat.ru" газетасы белән Казан шәхси клиникаларының берсендә иммунолог булып эшләүче Роза Гайнетдинова.

Кеше көненә бер мәртәбә булса да яшелчә салаты ашарга, шулпа эчәргә, ярмалы ризыклар кулланырга тиеш. Сөт продуктларын да читкә этәрергә ярамый. Шоколад кебек баллы ризыклар ашау исә кәефне тагын да күтәреп җибәрәчәк (тик аларны кулланганда чамасын белү кирәк). Авитаминозны булдырмаска саф һавада йөрү һәм начар уй-фикерләрдән арынырга тырышу да ярдәм итәчәк.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/day.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев