29 март 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдиновага "тәртипсез бүләк" ясаганнар (фото)
Артист кешегә якын итеп ниләр генә бүләк итмиләр! Тамашачының чәчәк бәйләмнәре белән дисеңме, шоколадмы, төрле-төрле йомшак уенчыклар белән сөендерергә тырышуына җырчылар күнегеп тә бетте кебек инде. Ә менә Илсөя Бәдретдиновага бөтенләй көтелмәгән бүләк ясаганнар. "Нәкъ үзем кебек" ди ул. Игътибар белән карагыз әле, йә ничек, шәпме? Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=www.zamansulyshy.ru
-
Татарстанда климат җылына: июль – гадәттәгедән эссе, сентябрь кызу һәм яңгырлы булачак
Татарстанда елдан-ел климатның җылынуы күзәтелә: һава 10 елга уртача 0,34 градус тизлек белән җылына. Бу - 1951 елдан 2016 елга кадәрге күрсәткечләр. Шул ук вакытта, узган гасырның 70нче елларыннан уртача еллык температураның тизрәк җылына башлавы күзәтелә, аның тизлеге - 10 елга 0,54 градус тәшкил итә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс...
-
Биш метр биеклектән хатын-кыз Казансу бозына килеп төшкән
Коткаручылар һәлак булган ханымны көймәдә алып чыгып, суд-медицина экспертлары кулына тапшырган.
-
"Калак белән алма казыйм әле!" Татарларны төрлечә сөйләштерә торган диалекталь сүзләр тупланмасы
Күрше Чувашия Республикасының татар, дөресрәге, мишәр җирлекләрендә танышлары, дуслары булмаганнар бу, мөгаен, дөрес җөмлә түгел, дип уйлап куйгандыр. Ялгышасыз! Батыр һәм Комсомол районнарында яшәүче милләттәшләребез нәкъ менә шулай сөйләшә. "Калак белән алма казыйм әле", аларча: "Көрәк белән бәрәңге казыйм әле", - дигәнне аңлата. Татар халкы төрле төбәкләрдә яши. Район белән...
-
Күәмдә участок инспекторы белән әңгәмә узды
Күәм авылы мәдәният йортында 25 март көнне "Җинаять һәм җәза" исемле, сорау-жавапка корылган кичә уздырыла.
-
ЮХИДИ ярдәмгә әзер - "Әтнә таңы"
Март ае да ахырына якынлаша. Аның соңгы атнасында район юлларында барлыгы 40 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, алар арасында балалар өчен махсус креслосы булмаган - бер, техник төзексез транспорт чарасында йөргән - өч, җәяүлегә юл бирмәгән - бер, куркынычсызлык каешын такмаган...
-
Чит ил паспорты булмаганнар өчен күңелле яңалык
Төркиягә Россия паспорты белән дә барып була! Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавуш оглы «Эн-ти-ви» телеканалына белдергәнчә, Төркия Россия туристларын эчке паспортлар буенча кабул итәргә әзер. Әлеге уңайдан алар Россия җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барырга җыена, шул ук вакытта үз илләре гражданнарына да шундый мөмкинлек каралуын тели алар, дип яза...
-
12 градускача суыта
Алдагы 2 көндә һава температурасы көндез - 3, төнлә 9 градус тирәсе суык булачак.
-
Татарстанда 2016 елда ришвәтнең уртача күләме 35 мең сум тәшкил иткән
(Казан, 28 март, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Төгәл әйтсәк, ришвәтнең уртача күләме 35 мең 146 сум ук булган. Бу хакта пресс-конференция барышында ТРның социаль-иктисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова хәбәр иткән. "Алдагы елгыдан бераз арткан. Иң нык коррупцияле өлкә булып элеккечә үк ЮХИДИ, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре санала", дигән ул.
-
Мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр
25 март- Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан, күп еллар дәверендә районыбызның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, мәдәният йорты һәм авыл клубы җитәкчеләре "Рәхмәт хаты" һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр! Район мәдәният йорты сайтыннан алган фотолар белән таныша аласыз.
-
Генсек ФИФА о Казани: Видеть стоящие рядом мечети и христианские храмы очень отрадно
Фатма Самура приехала в Россию на празднование 100 дней до начала Кубка Конфедераций по футболу. (Казань, 29 марта, «Татар-информ»). Генеральный секретарь ФИФА, уроженка Сенегала Фатма Самура приехала на празднование 100 дней до начала Кубка Конфедераций по футболу в Санкт-Петербург. Она рассказала о впечатлениях от посещения Казани в интервью газете «Ведомости»....
-
JuniorSkills Әтнәдә дә узды
Үз һөнәре JuniorSkills - мәктәп укучылары өчен Яшьләр арасында узучы WorldSkills һөнәри бәйгесе турында ишетмәгән кеше юктыр.Шуның бер юнәлеше буларак яшүсмерләр арасында JuniorSkills - алдан һөнәри ориентация алу һәм һөнәри әзерлекнең нигезләрен булдыру, шулай ук һөнәри осталыкта үзара көч сынашу программасы да барлыкка килде. Әлеге программа "Вольное дело" фонды тарафыннан...
-
Әтнә балалар иҗаты видеофестивале республика дәрәҗәсенә күтәрелә
Чара Ике елга бер тапкыр район күләмендә үткәрелүче Әтнә балалар иҗат фестиваленә Саба районыннан килгән кунаклар да катнашты. Быел ул Бәрәзә төп мәктәбендә узды. Мәгариф бүлеге,мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләүче тынгысыз җаннарның уртак хезмәт җимеше булган бу видеофестивальне үзем дә көтеп алам. Монда күпме яңалык, күпме ачыш. Ә быелгысы бигрәк...
-
Әтнә мәктәпләрендә IV чирек башланды
Әле кайчан гына укучылар язгы каникулларны өзелеп көткән иделәр. Үтте дә китте алар.
-
Даруханә витаминнары һәм яшелчә, җиләк-җимеш – кайсы файдалырак?
Яз көне даруханәләрдә иң яхшы сатыла торган препаратлар - витаминнардыр, мөгаен. Чөнки язгы авитаминоз берәүне дә читләтеп узмый. Быелгы салкын һава торышы, һаман килеп җитә алмаучы яз исә кәефне тагын да төшерә - авырмас җиреңнән авырый башларсың. Авитаминозга баш авырту, кәеф төшү, иртәләрен йокыдан тора алмау, көне буена сузылган сүлпәнлек...