Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш метр биеклектән хатын-кыз Казансу бозына килеп төшкән

Коткаручылар һәлак булган ханымны көймәдә алып чыгып, суд-медицина экспертлары кулына тапшырган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). 28 мартта Ямашев проспектындагы «Казан Арена» стадионы янындагы көймәләр кую урыныннан Казансу бозына 52 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл турында иртән бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр ителгән. Урынга 2 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, һава мендәрендә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре, шулай ук янгын сүндерүчеләр чыккан.

Коткаручылар үлгән хатын-кызны көймә ярдәмендә ярга алып чыгып, суд-медицина экспертлары кулына тапшырган.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев