Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

JuniorSkills Әтнәдә дә узды

Үз һөнәре JuniorSkills - мәктәп укучылары өчен Яшьләр арасында узучы WorldSkills һөнәри бәйгесе турында ишетмәгән кеше юктыр.Шуның бер юнәлеше буларак яшүсмерләр арасында JuniorSkills - алдан һөнәри ориентация алу һәм һөнәри әзерлекнең нигезләрен булдыру, шулай ук һөнәри осталыкта үзара көч сынашу программасы да барлыкка килде. Әлеге программа "Вольное дело" фонды тарафыннан...

Үз һөнәре

JuniorSkills - мәктәп укучылары өчен


Яшьләр арасында узучы WorldSkills һөнәри бәйгесе турында ишетмәгән кеше юктыр.Шуның бер юнәлеше буларак яшүсмерләр арасында JuniorSkills - алдан һөнәри ориентация алу һәм һөнәри әзерлекнең нигезләрен булдыру, шулай ук һөнәри осталыкта үзара көч сынашу программасы да барлыкка килде.

Әлеге программа "Вольное дело" фонды тарафыннан 2014 елда игълан ителгән.Стратегик инициативалар агентлыгы, Россия мәгариф һәм фән, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары ярдәме белән тормышка ашырыла. Программа һәр укучыга оста белгечләр кул астында тирәнтен белем алып үзен төрле һөнәрләрдә һәм өлкәләрдә сынап карар өчен бер дигән мөмкинлек бирә. Аның максаты да- үзебезнең һәм чит ил тәҗрибәсенә таянып, WorldSkills хәрәкәтенә нигезләнеп, заманча һәм һөнәри компетенцияләрне үзләштергән хәлдә укучыларга һөнәри ориентация алу өчен яңа мөмкинлекләр булдыру.

Шушы программа кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы базасында район мәктәпләре укучылары дүрт төрле компетенциядә үзара көч сынашты.

Унике мәктәптән килгән бер егет һәм бер кыздан торган командалар электромонтаж, слесарьлык эше, тегүче һәм пешекче буларак үзләрен сынап карадылар. Аларның эшенә әлеге уку йорты укытучылары эксперт буларак бәя бирде. Һәр компетенция буенча аерым бүлмәләр билгеләнеп куелган. Шулай ук эшне башкару өчен кирәк - яраклары да бар. Мәсәлән, егетләр электромонтаж эше буенча махсус әзерләп куелган стендта чыбык сузып, патрон, включатель, розетка аша җыеп, беркетеп, ут яндыра белергә тиеш. Слесарьлар исә ишеккә ябып куя торган элмәк эшлиләр. Пешекче кызлар әзер продуктлардан ике төрле салат эшләргә тиеш. Аның берсе - греческий, икенчесе - җиләк-җимеш салаты. Тегүчеләрнең исә җөйләрнең тигезлеге, тегә белү осталыгы бәяләнәчәк. Бәйге мәгариф бүлеге тарафыннан техникум җитәкчелеге белән берлектә үткәрелә. Һәм бу һәр ике як өчен дә бик кулай чара. " Бүгенге бәйге кысаларында киләчәктә район мәктәпләрендә берничә юнәлештә һөнәри түгәрәкләр булдыру өстендә эшлибез, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиев. -2019 елда Казанда WorldSkills буенча дөнья чемпионаты узучагы турында күпләр хәбардар дип уйлыйм. Биредә катнашучылар, җиңүчеләр өчен бүгенге чара анда да катнашу мөмкинлеген булдыра".

Бәйге җиңүчеләре белән түбәндә таныша аласыз.

Командный

I место - Большеатнинская СОШ

II место - Березинская ООШ

III место - Нижнекуюкская ООШ

III место - Кулле-Киминская ООШ

Абсолютный среди мальчиков -

1 место - Мусин Марсель - Большеменгерская ООШ

2 место - Гарипов Расим - Нижнекуюкская ООШ

2 место - Хайруллин Ранис - Березинская ООШ

Абсолютный среди девочек-

1 место - Латыйпова Дина - Большеатнинская СОШ

2 место - Василова Лилия - Кубянская СОШ

3 место - Халикова Инзиля - Староузюмская ООШ

По номинациям

Слесарное дело

1 место - Хайруллин Ранис - Березинская ООШ

2 место - Каримов Ризван - Большеатнинская СОШ

3 место - Мусин Марсель - Большеменгерская ООШ

Электромонтажное дело

1 место - Мусин Марсель - Большеменгерская ООШ

2 место - Мухамммадиев Айнур- Кубянская СОШ

3 место - Гарипов Расим - Нижнекуюкская ООШ

Поварское дело -

1 место- Мухаметгалиева Диля - Нижнекуюкская ООШ

2 место - Камалова Адиля - Кулле Киминская ООШ

3 место - Гилязова Алина - Березинская ООШ

Швейное дело

1 место - Латыйпова Дина - Большеатнинская СОШ

2 место - Василова Лилия - Кубянская СОШ

3 место - Халикова Инзиля - Староузюмская ООШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев