Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ ярдәмгә әзер - "Әтнә таңы"

Март ае да ахырына якынлаша. Аның соңгы атнасында район юлларында барлыгы 40 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, алар арасында балалар өчен махсус креслосы булмаган - бер, техник төзексез транспорт чарасында йөргән - өч, җәяүлегә юл бирмәгән - бер, куркынычсызлык каешын такмаган...

Март ае да ахырына якынлаша. Аның соңгы атнасында район юлларында барлыгы 40 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, алар арасында балалар өчен махсус креслосы булмаган - бер, техник төзексез транспорт чарасында йөргән - өч, җәяүлегә юл бирмәгән - бер, куркынычсызлык каешын такмаган - тугыз, тонировка өчен -ике, страховкасыз - ике, номеры укылмаган - биш, туктау билгесенә машинасын куйган - ике, утларын кабызмый йөргән - бер машинга йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Өч җәяүле юлны дөрес җирдән чыкмаган өчен штраф түләячәк. Ике машина йөртүчегә руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырган өчен штраф кына түләп калмыйча, ел ярым җәяү йөрергә туры киләчәк. Бер вак юл һәлакәте килеп чыккан. Җиде машина йөртүче штрафларын вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылган. Штраф димәктән, ЮХИДИ җитәкчесе кабат машина йөртүчеләрнең исләренә төшереп уза - вакытында түләнмәгән очракта аны ике тапкыр артык күләмдә түләргә туры киләчәк. Шулай ук моның өчен җәза буларак 15 тәүлеккә кадәр арест яисә 50 сәгать мәҗбүри эшләр дә каралган. Ә штрафларыгыз барлыгын вакытында беләсегез килсә, электрон рассылка алу өчен ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәзргә мөмкин. Биредә сезгә штрафларыгызны электрон почтагызга хәбәр булып килә торган итеп эшләргә ярдәм итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев