Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт балалар өчен яңа түләүләр мөмкинлеген караячак

Россия гаиләләренә балалары булган гаиләләргә ярдәм итү өчен яңа түләүләр мөмкинлеге ил җитәкчелеге күзлегендә кала, дип хәбәр итте РФ Президенты.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу мәсьәләдә дәүләтнең төп бурычы булып гражданнарга инде булган түләүләрне җиткерүнең нәтиҗәле механизмын булдыру кала. Ул искәрткәнчә, хәзер төрле яшьтәге: 0-1,5 яшь, 1,5-3 яшьлек, шулай ук 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә ярдәм итүнең берничә төре гамәлдә.

Татарстанда 2021 елда ятим балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен пособиеләр артачак. Бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие 814 сумга кадәр артачак, уку әдәбиятын һәм канцелярия сатып алуга пособие 2908 сумга кадәр артачак. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр Стипендия 966 сумга кадәр, ә аннан соң — 1 меңгә кадәр тәшкил итәчәк.

Шулай ук төбәктә яшәү минимумыннан түбән керемле күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен өстәмә компенсация артты. Октябрьдә аны 4,5 мең кеше ала. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә 50 процент компенсация 100% ка кадәр җиткерелгән. Татарстан бюджетыннан бу максатларга 45 млн. сум бүлеп бирелгән.

Чыганак: https://sntat.ru/news/politics/21-12-2020/press-konferentsiya-2020-kak-glavnye-tezisy-putina-realizuyutsya-v-tatarstane-5793809

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев