Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Дәрьялар гизеп” - туган якта (фотолар)

Яңа китап Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә чираттагы китап тәкъдир итү кичәсе булып узды. Чираттагы дип әйтүемнең сәбәбе - соңгы вакытта авылдашларыбыз тарафыннан язылган китаплар саны артканнан арта. Газетабыз хәбәрчесе Рәүфҗан абый Закировның "Без үткән юллар ", авыл аксакалы Илсур абый Шакиров тарафыннан язылган " Авылым Олы Мәңгәр", чит җирләрдә яшәп...

Яңа китап

Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә чираттагы китап тәкъдир итү кичәсе булып узды.

Чираттагы дип әйтүемнең сәбәбе - соңгы вакытта авылдашларыбыз тарафыннан язылган китаплар саны артканнан арта. Газетабыз хәбәрчесе Рәүфҗан абый Закировның "Без үткән юллар ", авыл аксакалы Илсур абый Шакиров тарафыннан язылган " Авылым Олы Мәңгәр", чит җирләрдә яшәп иҗат итүче авылдашыбыз, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Мәхмүт ага Шакировның "Очыш биеклеге" китаплары әнә шундыйлардан. Алар сафына яңа гына тагын бер китап өстәлде. Рәүфҗан абыйның "Дәрьялар гизеп" исеме астында басылган китабы дөнья күрде. Әлеге китапта автор моннан бик күп еллар элек диңгездә хезмәт иткән чорын сүрәтли. Корабтагы тормыш кына түгел, бүгенге көн вакыйгалары да укучыны җәлеп итәрлек калыбта чагылдырылган китапта. Әле генә табадан төшкән булса да, үз укучысын тапкан инде ул.

Авылдашларыбыз арасында әнә шундый кызыклы шәхесләр булу бик куанычлы хәл,әлбәттә. Һәм бу авыл җирлеге активы күз уңыннан читтә кала алмый. Авылыбыз китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанова авыл җирлеге хезмәткәрләре, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы җитәкчелеге, Әтнә үзәк китапханәсе ярдәме белән, шулай ук ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова, мәдәният хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова һәм Илнур Шакиров белән берлектә китапка багышланган бик матур чара әзерләгән. Очрашуга автор белән беррәттән якташыбыз, Арча - Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борханов, Рәүфҗан абыйның иҗатташ дусты Илсур Шакиров, авыл җирлегеннән чыккан әфганчы егетләребез, Рәүфҗан абый кебек үк армиядә флотта хезмәт иткән егетләребез дә чакырылган иде. Мул табыннар артында бергәләп солдат вакытларын искә алдылар, бүгенге буынга патриотик тәрбия бирү эшенең бик сүлпән баруына борчылуларын белдерделәр. Хәрби комиссарның якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлавы, авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисматуллинның авылыбыз язучыларына киләчәктә дә уңышлар теләве, заманында авыл мәктәбендә "Сугышчан Дан музеен" булдыруда башлап йөргән, укучыларга нәкъ менә шул патриотик тәрбия бирүгә күп көчен куйган Хәлимә Закированың чыгышлары да алкышлар белән кабул ителде. Җылы сүзләр, рәхмәтләр дә күп булды бу кичәдә. Алар арасында Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров үзләренең музыкаль сәләмнәрен җиткерделәр.

Китап авторына килгәндә, бүгенге көндә Рәүфҗан абый һаман да иҗат эшендә - яңа әсәр өстендә эшли. Илсур абыйның да авылыбызның хезмәт сөючән халкына багышланган яңа китабы менә - менә укучылар игътибарына тәкъдим ителергә тора. Киләчәктә дә уңышлар телисе килә аларга. Ә чараны оештыруда ярдәм иткән, авылыбыз данын күтәрүдә көченнән килгәнчә булышкан һәркемгә аерым зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев