23 февраль 2017 яңалыклары
-
Телефоннар эшләмәскә мөмкин
Рентген лабораториясе белгечләре 25 һәм 28 февральдә Кояшка "һөҗүм" булуы ихтималын фаразлый. Бу магнит дулкыннары тибрәнүенә китерәчәк. Магнит давыллары кәрәзле элемтә өзеклекләренә китерергә һәм кыска ялганышлар китереп чыгарырга мөмкин. http://www.almet-rt.ru/
-
Комыргуҗа укучылары "Аҗаган" уенында катнаштылар
Без Ватанны сакларга әзер! Февраль ае безнең мәктәптә Хәрби-патриотик айлык дип игълан ителде. План нигезендә урта сыйныфлар "Әтидән үрнәк алам"дип аталган ярыш,өлкән сыйныфлар әтиләр,укучылар һәм укытучылар арасында волейбол ярышы уздырдылр. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды... "Аҗаган" уены буласын белгәч, барыбыз да ярышка әзерләнә башладык.Чын солдатларча форма,ату коралы, көрәк, граната әзерләү...
-
Шагыйрь Әтнә укучыларына шигырь укый (видео)
-
Әтнә урамнарын чистарттылар
Кичә-бүген Әтнә, район үзәгендәге куп урамнарга керерлек түгел иде, җәяүлеләр йөри, машиналарның асты тия. Аптырадык, "Нәрсә булды икән, гел чистартып торалар иде моңа кадәр", дип борчыла башлады авыл халкы. Һәм менә төштән соң, урамыбызга зур сары трактор кереп, кар эттерэ башлады. Бөтен урам халкы чыгып, аның эшләгәнен карап торды, билгеле...
-
Әтнәнең волейболчы кызлары сынатмый
Әтнәнең волейболчы кызларына тиңнәр юк. Волейболчы кызларыбыз Арче районының Кенәрдә узган турнирда икенче урынны алып кайттылар.
-
Ирләр нигә өйләнми?
Яңарак кына Intertat.ru га биргән интервьюсында яучы Гөлназ Мөхәммәд кызларны кияүгә чыгарга кыстап, кемнәрнең ялгыз йөргәнен сөйләгән иде. Аннан соң җырчы Альбина Бәширова нинди кызларның мәңге кияү күрәсе юклыгын классификацияләп атты. Ватанны саклаучылар көнендә кызларның кәефләрен күтәрергә язучы-сатирик Камил Кәримов алынды. Ул Intertat.ru укучыларына чын ирләрнең нинди булырга тиешлеге һәм...
-
Шифаханәдә авырлы хатын үлгән
Аның хәле төнлә кинәт кенә начарланып киткән. Питрәч районында була бу хәл. Ханым хатын-кызлар консультациясенә даими йөргән. Сәламәтлегендә тайпылыш күзәтелгәч аны гинекология бүлегенә салганнар. Әйтүләренә караганда, ул кечкенәдән үк нерв системасы авыруларыннан интеккән. Хәзер бу уңайдан тикшерү бара. http://www.almet-rt.ru/
-
"Әтием-ил сакчысы, өйнең хуҗасы, минем дустым"
Кушэр балалар бакчасында этилэр, бабайлар, малайлар, абыйлар хормэтенэ бик кунелле концерт программасы эзерлэгэннэр. Этилэргэ уеннар уйнатканнар, жинучелэренэ булэклэрен дэ биргэннэр. Февраль башында ук "Әтием-ил сакчысы,өйнең хуҗасы, минем дустым" дигэн фотоконкурс игълан иткэннэр иде, билгелэнгэн вакытны авыштыручылар булса да конкурста хэр баланын гаилэсе катнашты. Шушы конкурска да нәтиҗэ ясап һэр баланын...
-
Мәңгәр мәктәбендә туган телне хөрмәтләделәр
21 февраль - Туган тел көне буларак билгеләнеп үтә. Бу көнне Олы Мәңгәр мәктәбендә Туган телебез - бөек Тукай теле - Татар телен олылау кичәсе булып узды." Кичә барышынды Татар теле турында күп матур шигырьләр, җырлар тыңланды. Шулай ук, телебез турында кызыклы мәгълүматлар да тупладык", - дип хәбәр итә мәктәпнең...
-
Әтнә районында гаиләләр спорт та көч сынашты (фотоларда)
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ашыт" спорт үзәгендә "Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән ярыш булып узды. Олы Әтнә, Күәм, Комыргуҗа, Түбзн Бәрәскә, Күлле Киме, Түбән Көек, Югары Сәрдә, Олы Мәңгәр авыл җирлекләреннән килгән гаиләләр үзара көч сынаштылар. Хәер, болай дип әйтү дә дөрес түгелдер, чөнки...
-
Әтнә миңа тугын ягым кебек
Безнең районга үзбәк якларыннан күченеп кайткан ул. Тормышының кискен борылышлары 63 яшендә дөньяда бар да икәнен белмәгән Күәм авылы белән бәйләгән. Эльвира Марат кызы Разеева ( кыз фамилиясе Сарымсакова) Ташкент шәһәрендә туган, шунда үскән. Әтисенең әнисе - татар, әтисе - үзбәк милләтеннән була. Аны үз гомерендә бер тапкыр да күрә...
-
Әтнәләр балаларга жилет бәйлиләр
Балаларга жилет Жилетның алдын бәйләү өчен инәгә 64 күз җыярга һәм 10 рәт уңнан бәйләргә кирәк. Беренче күзне бәйләми алырга, ә соңгысын гел сулдан бәйләп барырга. Аннан ике төсне чиратлаштырып, 2шәр яки 4әр рәт, барлыгы 28-30 рәт уңнан (уң яктан килгәндә уңнан, сул яктан сул күз белән) бәйләргә. Иңсәсен ясау...
-
Ялган мәгълүматка ышанмагыз
Россия Үзәк Банкы ялган мәгълүмат таралуы турында кисәтте. "АК БАРС" акционерлык җәмгыяте үзенә карата мәгълүмати һөҗүмнәр баруы турында Россия Банкына хәбәр иткән. Кредит-финанс өлкәсендәге компьютер һөҗүмнәре турында мониторинг һәм тәэсир Үзәге белешмәләренә караганда, кредит оешмаларына мәгълүмати һөҗүмнәр күбәя бара. Россия Банкы вазгыятьне игътибар белән күзәтә, дип белдерделәр Россия Банкының Идел-Нокарт...
-
Әтнәдә тизлекне саклыйлармы
Узган атна эчендә районыбыз юлларында 9 вак юл һаләкәте теркәлгән. Күбесенең сәбәбе - юл кагыйдәләрен үтәмәү - тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу. Бу уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов машина йөртүчеләргә руль артында вакытта юлларның нинди хәлдә булуын исәпкә алган хәлдә, үз көчеңә ышанып, шәхси...
-
“Дәрьялар гизеп” - туган якта (фотолар)
Яңа китап Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә чираттагы китап тәкъдир итү кичәсе булып узды. Чираттагы дип әйтүемнең сәбәбе - соңгы вакытта авылдашларыбыз тарафыннан язылган китаплар саны артканнан арта. Газетабыз хәбәрчесе Рәүфҗан абый Закировның "Без үткән юллар ", авыл аксакалы Илсур абый Шакиров тарафыннан язылган " Авылым Олы Мәңгәр", чит җирләрдә яшәп...