Әтнә урамнарын чистарттылар
Кичә-бүген Әтнә, район үзәгендәге куп урамнарга керерлек түгел иде, җәяүлеләр йөри, машиналарның асты тия. Аптырадык, "Нәрсә булды икән, гел чистартып торалар иде моңа кадәр", дип борчыла башлады авыл халкы. Һәм менә төштән соң, урамыбызга зур сары трактор кереп, кар эттерэ башлады. Бөтен урам халкы чыгып, аның эшләгәнен карап торды, билгеле...
Кичә-бүген Әтнә, район үзәгендәге куп урамнарга керерлек түгел иде, җәяүлеләр йөри, машиналарның асты тия. Аптырадык, "Нәрсә булды икән, гел чистартып торалар иде моңа кадәр", дип борчыла башлады авыл халкы. Һәм менә төштән соң, урамыбызга зур сары трактор кереп, кар эттерэ башлады. Бөтен урам халкы чыгып, аның эшләгәнен карап торды, билгеле инде көрәк белән; аласы җирне, калган, капка алдына кергән карны чистарттык. Ә урамыбыз ялт итте, асфальтка кадәр чыкты. Бездә тәртип, башкалар нишли икән?
- Башка урамнарны да чистартып бетердек, соңгы ике көндә Олы Әтнә авыл җирлегенә кергән башка авылларда чистарттык урамнарны, Әтнәнең ярты ягы чистартылды. Бүген Яңа Әтнә, Шәкәнәч, Кече Әтнә, Олы Әтнәнең ярты ягы чистартылды. Химия оешмасының ике погрузчигы, коммуналь хуҗалыкның" ЮМЗ" тракторлары чыкты. Кызганычка каршы, трактор керә алмаган урамнар да булды, электр чыбыгына тия тракторлар, аларны соңрак чистартырбыз. Авыл халкына аз гына авырлык туды, өлгерә алмадык, карлы-яңгыр да безгә караганда өлгеррәк булып чыкты. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, сәламәт булыгыз...- диде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.
Рәсемдә -чистартылмаган урам, бу рәсем бүген социаль челтәрдә бар иде. Чистартылган урамны фотога төшерергә караңгы төште, иртәгә куярбыз.
С.Мингатина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев