Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр балаларга жилет бәйлиләр

Балаларга жилет Жилетның алдын бәйләү өчен инәгә 64 күз җыярга һәм 10 рәт уңнан бәйләргә кирәк. Беренче күзне бәйләми алырга, ә соңгысын гел сулдан бәйләп барырга. Аннан ике төсне чиратлаштырып, 2шәр яки 4әр рәт, барлыгы 28-30 рәт уңнан (уң яктан килгәндә уңнан, сул яктан сул күз белән) бәйләргә. Иңсәсен ясау...

Балаларга жилет
Жилетның алдын бәйләү өчен инәгә 64 күз җыярга һәм 10 рәт уңнан бәйләргә кирәк.
Беренче күзне бәйләми алырга, ә соңгысын гел сулдан бәйләп барырга. Аннан ике төсне чиратлаштырып, 2шәр яки 4әр рәт, барлыгы 28-30 рәт уңнан (уң яктан килгәндә уңнан, сул яктан сул күз белән) бәйләргә.
Иңсәсен ясау өчен ике яктан да ике күзне бергә бәйләп алып күзләрне ябарга. Тагын бер тапкыр ике күзне бергә бәйләп алырга һәм рәт беткәнче уңнан бәйләргә. Күзләрне әйләндерергә һәм шулай ук ябарга, тагын бер кат кабатларга.
Уң күз белән 6 рәт бәйләгәч күзләрне икегә бүләргә. Инәдә 56 күз булырга тиеш, димәк, 28 әргә бүленәчәк. 28 күзне уң күз белән бәйләргә, калган 28ен башка инәгә күчереп торырга. Уң яктан 1,5,9,13,17,21,25,29,33,37,41 енче рәтләрдә ике күзне бергә бәйләп барып киметергә. Сул яктан шулай ук киметә барырга. Уң һәм сул якны тагын 10 рәт бәйләргә.
Жилетның арткы ягын бәйләү өчен дә 64 күз җыярга. Иңсәсе дә шулай ук бәйләнә, өскә кадәр бәйләргә.
Алгы һәм арткы өлешләрне тоташтырырга, кырыйларын крючок ярдәмендә бизәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев