Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә миңа тугын ягым кебек

Безнең районга үзбәк якларыннан күченеп кайткан ул. Тормышының кискен борылышлары 63 яшендә дөньяда бар да икәнен белмәгән Күәм авылы белән бәйләгән. Эльвира Марат кызы Разеева ( кыз фамилиясе Сарымсакова) Ташкент шәһәрендә туган, шунда үскән. Әтисенең әнисе - татар, әтисе - үзбәк милләтеннән була. Аны үз гомерендә бер тапкыр да күрә...

Безнең районга үзбәк якларыннан күченеп кайткан ул. Тормышының кискен борылышлары 63 яшендә дөньяда бар да икәнен белмәгән Күәм авылы белән бәйләгән.

Эльвира Марат кызы Разеева ( кыз фамилиясе Сарымсакова) Ташкент шәһәрендә туган, шунда үскән. Әтисенең әнисе - татар, әтисе - үзбәк милләтеннән була. Аны үз гомерендә бер тапкыр да күрә алмый Эльвира апа.Кызны әнисе Зөбәйдә апа берүзе тәрбияли. Исеменнән үк аңлашылганча, ул да татар милләтеннән була. Үзбәкстанга аларның нәселе башкорт якларыннан күченеп килә. Зөбәйдә апаның дәүәтисе тирә- якка танылган хәзрәт була, ике тапкыр Хаҗ кыла. Әтисе Әсхәт дә дин юлында булып, болгавыр заманнарда репрессия корбаны була. Бабасының язмышын белергә теләп, архивлар аша эзләтә Эльвира апа. Моның буенча аны хәтта ул чакта халыкны дер селкетеп торган КГБ га да чакырталар. Тик... Артыгын сөйләшмәскә, бүтән эзләтеп йөрмәскә киңәш итеп кайтарып җибәрәләр. Моның артында ниләр торганын кыз еллар узгач кына төшенә.

Ялгышыммы әллә язмышыммы...

Калын кара толымлы, зифа буйлы кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина институтына документларын тапшыра. Гомерлек хыялы - педиатр белгечлеген алырга тели ул. Әмма без дигәнчә генә бармый шул дөнья. Эльвирага да педиатр түгел, теш табибы булырга язган икән. Институтны тәмамлаганнан соң, аны юллама белән Казахстанга эшкә җибәрәләр. Әнисе белән бергәләп казах далаларына юл алалар. Әнә шунда кызның гомерлек хыялы тормышка аша да инде - аны ярты штатка өлкә хастаханәсенә педиатр итеп эшкә алалар. Уңганлыгын, тырышлыгын күреп, балалар яраткан кызны тулы штатка күчерәләр. Әнә шулай көн артыннан көн уза. Чибәр татар кызына сүз катучылар да булмый түгел. Кыз берсенә дә өмет бирми, баш - аяк яраткан эшенә чума. Тик язмыштан узмыш юк шул. Уйламаган җирдән танышлары "тырышлыгы" белән тормышка да чыгып куя кыз. Рифнең әти- әниләре татарлар, бу якларга комсомол путевкасы белән укытырга дип килгән булалар. Кызны бер күрүдә ошаталар. Яшьләрнең тормышларын ямьләп уллары туа. Җай гына барган тормышны бары бер нәрсә ямьсезли - кияү ягы Зөбәйдә апаны берничек тә кабул итә алмый. Ике арада - кияү ягын да көйләп, әнисен дә үпкәләтәсе килмичә изаланган Эльвираның сабырлыгы төкәнә. Ул сабыен алып әнисе белән бергәләп кайчандыр үзе яшәгән якларга юл ала. Артыннан бөтен җепләрне өзеп китә яшь хатын, ир аның кайдалыгы турында бик күп еллар бернәрсә дә белми. "Ирне мин әллә ничәне таба алам, әни - бердәнбер", - дип искә ала Эльвира апа ул вакытларны.

"Каным белән, җаным белән, телем белән татар мин"

Еллар бер - бер артлы уза тора. Эльвира апа да үз эшенең чын остасына әверелә. Тимер юлга караган санаторийда табиб- трансфузиолог, соңрак бүлек мөдире, баш табиб урынбасары булып эшли ул. Улы да үсеп җитеп, үз гаиләсен булдыра. Янында һәрвакыт төп терәге - әнисе була. Ул якларда тормышлар уөннән - көн авырая. Гаиләдәгеләр бергәләп киңәшкәннән соң, тарихи Ватаннарына күченеп кайтырга булалар. Тик менә кайсын сайларга - Татарстаннымы, әллә Башкортстаннымы. Икесе дә якын бит. Эльвира апа үзе өчен әллә кайчан уйлап куйган була инде Киленнәрен урыс әйтмешли "разведкага" җибәрәләр. Янәсе, карап, чагыштырып кил - кайда яшәү җайлырак булыр. Килен Уфада да була, Казанда да да. Һәм киләчәктә яшәү өчен иң кулай җир дип Татарстанны атый. "Аны ишеткәч җиңелләр сулап куйдым", - ди Эльвира апа үзе бу хакта. Башта балалар күченеп кайта. Алар янына кунакка кайткан әниләренең биредәге тормышны күреп, үзенең дә күңеле кузгала. Китәргә карар кылып кайткан Эльвира апаны баш табибның гына бер дә җибәрәсе килми. "Өстемә бер чиләк салкын су түгел, бер вагон боз аударгандай булдыгыз",- ди ул. Аның гозерен аяк астына салмыйм дип, бераз эшләп тә ала Эльвира апа. Әмма, ул җирләрдә ашар ризыгы беткән була күрәсең, 2005 елда тәвәкәлләп, фатирларын сатып, гомер иткән шәһәрен ташлап Казанга юл ала. " Кайчан кайтсагыз да килеп эшли аласыз, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез", - дип озатып калалар аны. Монда кайтса - үч иткәндәй, үзбәк якларыннан кайтучылар өчен квота беткән. Тик ябык ишекләр алдында туктап кала торганнардан түгел шул ул. Паспорт- виза хезмәтенең җитәкчесе янына бәреп керә." Мин - каным белән, җаным белән, бөтен барлыгым белән татар. Чит җирләрдә яшәсәм дә, динемне, гореф - гадәтләремне сакладым, үземнең туган ягыма кайтам дип кайттым",- ди. Йөрәге түреннән кайнап чыккан ачу катыш горурлык белән әйткән сүзләре җитәкчегә тәэсир итми калмый, Эльвира апа бездә яшәргә рөхсәт ала.

"Үзебезнеке ич ул"

Яшәр өчен өйне авыл җиреннән эзлиләр. Башта безнең районның Түбән Бәрәскә авылыннан белешәләр. Тик ул яшәргә яраклы булып чыкмый. Тагын бер өйне карап карыйлар. Хуҗасы Күәм авылында яши икән, дигәч, шунда юл тоталар. Барып табалар, тик бәясе кулай булып чыкмый. Кеше саен дигәндәй "сатлык өй юкмы?" дип сорашып йөри алар. Җавапларның да төрлесен ишетәләр. Кеше хәленә кередәйләргә караганда, битараф калучылар күбрәк була. Һәм менә кинәт : " Фәлән - фәләннәргә барып карагыз әле, алар өйләрен сата дигәннәр иде"... Шул киңәшне биргән Рәсимә апага бик рәхмәтле Эльвира апа. Инде кайтып урнашып, биредә яши башлагач, эзләп табып, рәхмәтен әйтә ул аңа.

Күәмдә яңабаштан тормыш башларга туры килә. Акрынлап авылга да, кешеләргә дә ияләшә. Үзен дә чит итмиләр аның биредә. - Бервакыт кибеткә килеп кердем. Мин аны сорыйм, тегене сорыйм, кибетче белән дә гәпләшеп алабыз. Карыйм, бер ир заты миңа сәер итеп карап тора. - Сез кемнәргә кайттыгыз, танымыйм,- ди. Кибетче шунда, - Ничек танымыйсың, безнең авыл кешесе бит ул. Әллә кайчаннан Күәмдә яши, ди. И-и, күңелләрем булганны белсәң шунда...

Меңнәрчә километр чит җирләрдә яшәсә дә татар телен онытмаган, чүпләмәгән, күңел түрендә иң кадерле, иң затлы мирас итеп саклаган Эльвира апа. Сабый чактан үзенең Ватаны дип санаган җирдә яшәвенә куанып, һәр көненә шөкер итеп яши ул." Бирегә кайтканыма бер минут та, бер секунд та үкенгәнем булмады", - ди. Күршеләре Фәрит Борһанов гаиләсен мактап туялмый, социаль яклау һәм пенсия фондында эшләүче кызларга, җитәкчеләренә рәхмәтләр юллый. Якыннарын, туганнарын догадан калдырмый . Улы гаиләсе дә бу йортта еш кунак. Оныклары турында сөйләгәндә күзләрендәге нурны күрсәгез. Үзе дә беркавым яшәреп, сөйкемлеләнеп китә. "Кеше - кем генә булмасын, зур түрәме ул, әллә бер гади хезмәт кешесеме - иң беренче чиратта кеше булып калырга тиеш", - бу Эльвира Марат кызының тормыш принцибы. 76 яшендә булса да, әле дә шушы сүзләргә таянып яши. Һәм ул мең хаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев