Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тизлекне саклыйлармы

Узган атна эчендә районыбыз юлларында 9 вак юл һаләкәте теркәлгән. Күбесенең сәбәбе - юл кагыйдәләрен үтәмәү - тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу. Бу уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов машина йөртүчеләргә руль артында вакытта юлларның нинди хәлдә булуын исәпкә алган хәлдә, үз көчеңә ышанып, шәхси...

Узган атна эчендә районыбыз юлларында 9 вак юл һаләкәте теркәлгән. Күбесенең сәбәбе - юл кагыйдәләрен үтәмәү - тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу. Бу уңайдан, Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов машина йөртүчеләргә руль артында вакытта юлларның нинди хәлдә булуын исәпкә алган хәлдә, үз көчеңә ышанып, шәхси тәҗрибәгә таянып һәм иң беренче чиратта юл кагыйдәләре турында онытмыйча хәрәкәт итүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Юлларга килгәндә, баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен - бер, куркынычсызлык каешын такмаган өчен - алты, номерлары укылмаган - биш, документлары өйдә калдырган өчен - өч,юл билгесен үтәмәгән өчен - өч, страховкасы булмаган өчен - биш, штрафларын вакытында түләмәгән өчен - ике,тонировка белән йөргән ике машина йөртүчегә, юлны тиешле урыннан чыкмаган өчен өч җәяүлегә протоколлар төзелгән. Җәяүлеләр өчен юлдан йөргән машина йөртүчегә исә 2 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Руль артына исерек килеш утырган өч машина йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган. Ә менә рульне машина йөртү хокукы булмаган икенче берәүгә биргән машина хуҗасына - утыз мең, хокукы булмаган килеш руль артына утыручыга - унбиш мең штраф түләргә туры киләчәк. Өстәвенә ЮХИДИ хезмәткәрләренә буйсынмаган өчен 800 сум күләмендә штраф та каралган.. Тагын бер яңалык. Машина йөртү хокукы бирүче таныклык алганда, яисә алыштырганда, машинаны теркәгәндә ЮХИДИнең дәүләт хезмәтләре порталы аша кереп түләгән очракта 30 % ташлама алу мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев