Әтнә районында гаиләләр спорт та көч сынашты (фотоларда)
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ашыт" спорт үзәгендә "Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән ярыш булып узды. Олы Әтнә, Күәм, Комыргуҗа, Түбзн Бәрәскә, Күлле Киме, Түбән Көек, Югары Сәрдә, Олы Мәңгәр авыл җирлекләреннән килгән гаиләләр үзара көч сынаштылар. Хәер, болай дип әйтү дә дөрес түгелдер, чөнки...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ашыт" спорт үзәгендә "Әти-әни һәм мин, спорт яратучы гаилә" дип исемләнгән ярыш булып узды. Олы Әтнә, Күәм, Комыргуҗа, Түбзн Бәрәскә, Күлле Киме, Түбән Көек, Югары Сәрдә, Олы Мәңгәр авыл җирлекләреннән килгән гаиләләр үзара көч сынаштылар. Хәер, болай дип әйтү дә дөрес түгелдер, чөнки һәр гаилә көченнән килгәннен барысын да эшләде. Биремнәрдә бирелгән һәр спорт төрендә бик матуритеп чыгыш ясадылар. Һәо кайсына булдырдыгыз, молодцы диясе генә кала.
Гаиләләр төрле спорт төрләреннән үзләрен сынадылар. Викторина, рәсем бәйгесе, ату, автоматны сүтеп җфю, дартс, эстафета, гер күтәрү, аркан тарту кебек ярышларда көч сынашып, концерт номерлары да күрсәттеләр. Гомумән, бар яктан да килгәннәр һәркайсы. Ярыш булгач, җиңүчеләре дә була инде. Олы Әтнәдән Латыйповлар гаилә - берече, Комыргуҗа авылыннан Сибагатулиннар икенче, Түбән Көектән Кадимовлар өченче урынга лаек булдылар. Олы Мәңгәрдән Шакировлар, Күлле Кимедән Сабировлар, Күәмнән Хәкимовлар, югары сәрдәдән Җиһангировлар, Бәрәскәдән Сибгатулиннар гаиләләре дә бик матур уеннар күрсәттеләр.
Чарадан фотолар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев