Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Комыргуҗа укучылары "Аҗаган" уенында катнаштылар

Без Ватанны сакларга әзер! Февраль ае безнең мәктәптә Хәрби-патриотик айлык дип игълан ителде. План нигезендә урта сыйныфлар "Әтидән үрнәк алам"дип аталган ярыш,өлкән сыйныфлар әтиләр,укучылар һәм укытучылар арасында волейбол ярышы уздырдылр. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды... "Аҗаган" уены буласын белгәч, барыбыз да ярышка әзерләнә башладык.Чын солдатларча форма,ату коралы, көрәк, граната әзерләү...

Без Ватанны сакларга әзер!

Февраль ае безнең мәктәптә Хәрби-патриотик айлык дип игълан ителде. План нигезендә урта сыйныфлар "Әтидән үрнәк алам"дип аталган ярыш,өлкән сыйныфлар әтиләр,укучылар һәм укытучылар арасында волейбол ярышы уздырдылр. Җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булды...

"Аҗаган" уены буласын белгәч, барыбыз да ярышка әзерләнә башладык.Чын солдатларча форма,ату коралы, көрәк, граната әзерләү дә бик кызыклы булды.Һәр көн дәрестән соң җыр өйрәнү дә үзенә күрә мавыктыргыч иде.

Ниһаять көтеп алган көн килеп җитте. Табигый шартларның начар булуы да куркытмады безне. Әйтерсең лә мәктәп алдына 2 взвод солдат тезелгән. Ике команданың командирлары -Хөснетдинов Айнур һәм Мөхәммәтҗанов Илсаф- чын командирларча, үзләренә буйсынган сабакташларын рәт-рәт итеп төзеп, директорга рапорт бирделәр.Уенның тәртибе белән физкультура укытучысы Каюмов Р.Р.таныштыргач,1-11 сыйныф укучылары хоккей мәйданчыгына юл алдылар. Нәкъ сугыш кырындагы кебек мина эзләү,сугыш кырыннан яраланган сугышчыны алып чыгып ,аңа медицина ярдәме күрсәтү,противогаз белән эш итү-барысы да зур осталык белән башкарылды.

Иң кызыгы-яшерелгән байракны эзләү булды.

Бу ярышта күбесенчә безнең егетләр җиңүче булдылар.Илебез сагында торырга әзер булган, курку белмәс шундый егетләребез булганга, без чын күңелдән горурланабаз.Бүгенге көндә алар илебез халкы тыныч йокласын, күгебез гел аяз булсын дип, Ватанны саклаучылар булырга әзерләр икән инде.Һәр кем көченнән килгәнчә бу ярышка үзенең өлешен кертте. Мәктәпкә кайтуга бәйрәм хөрмәтенә кайнар чәй белән коймак һәм "Боевой листок"әзер иде.Ярышның һәр этабы анда чагылыш тапкан.

Бәйрәмне әзерләүгә сыйныф җитәкчеләре һәм , билгеле, әле күптән түгел армия сафларыннан кайткан Миннебаев Раил абый зур өлеш керттеләр.Бәйрәм бик күңелле узды.

Сез булганга имин булып ата таңнар.

Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.

Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр.

Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев