Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экспертлар: кайбер төбәкләрдә ел эчендә азык-төлеккә бәяләр 9,5 процентка үскән

Бу алдан күрсәтелгән инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Россиянең төрле төбәкләрендә ел эчендә азык-төлеккә бәяләр 9,5 процентка үскән. Бу алдан күрсәтелгән инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык. Әлеге мәгълүматларны Икътисади һәм сәяси реформаларны тикшеренү үзәге (ЦЭПР) китерә, дип җиткерә РИА Новости.

2017 елның ноябрь-декабь айларында тикшеренү үзәге илнең төрле өлешләрендәге 12 төбәктә (17 торак пунктта), шул исәптән Алтай краенда (Бийск), Екатеринбургта, Түбән Новгородта, Владивостокта, Нальчикта һәм Мәскәүдә төп куллану товарларына һәм хезмәтләренә булган бәяләргә тикшеренү үткәргән.

"Россиянең төрле төбәкләрендә ел эчендә азык-төлеккә бәяләр уртача алганда 9,5 процентка үскән. Бу рәсми рәвештә күрсәтелгән инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкыр артык", диелгән тикшеренү нәтиҗәсендә.

Шулай итеп, куллану кәрҗинендәге, анда сөт, атланмай, сыр, ит, балык, ярмалар, ипи, бәрәңге, алма керә - бәяләр барыннан да бигрәк Оренбург өлкәсендә (23,4 процентка) һәм Карелиядә (22,3 процентка) арткан, Кемерово өлкәсендә (3 процентка) кимегән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155076/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев