Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Электрон хезмәт – уңайлы

Россия эчке эшләр министрлыгы миграция хезмәте дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең Бердәм порталы (Единый портал) аша халыктан электрон рәвештә гаризалар кабул итүен дәвам итә. (Сайт: www. gosuslugi. ru) Портал аша гаризалар тапшыру өчен башта теркәлү үтәргә кирәк. Теркәлү үткәннән соң, гражданнарның түбәндәге дәүләт хезмәтләренә гаризалар тапшыру мөмкинлекләре бар: яңа буын...

Россия эчке эшләр министрлыгы миграция хезмәте дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең Бердәм порталы (Единый портал) аша халыктан электрон рәвештә гаризалар кабул итүен дәвам итә. (Сайт: www. gosuslugi. ru)
Портал аша гаризалар тапшыру өчен башта теркәлү үтәргә кирәк. Теркәлү үткәннән соң, гражданнарның түбәндәге дәүләт хезмәтләренә гаризалар тапшыру мөмкинлекләре бар: яңа буын чит ил паспорты эшләү (БИО); 64-е серияле чит ил паспорты эшләү (иске форма); Россия гражданины пас­портын эшләү. Тору урынына регистрациягә керү. Чит ил гражданннарына вакытлыча яшәү өчен рөхсәт алу. «Вид на жительство" алу. Адреслы-справка белешмә алу. Бланкаларны тутырган ва­кыт­та бик тә игътибарлы булу сорала, барлык пунктларны да тулысынча кыскартуларсыз тутырырга кирәк, юкса гаризаларны кабул итеп булмаячак.
WWW.VASHKONTROL.RU сайтына кереп сезгә күрсәтелгән хезмәтне бәяли аласыз.
Электрон рәвештә гариза бирүнең уңай яклары: уңай вакытта, тәүлекнең төрле вакытында, ял һәм бәйрәм көненә карамыйча, чиратта тормыйча, эш графигына зыян китермичә; өйдән, эш урыныннан чыкмыйча, интернетка керү мөмкинлеге булган теләсә нинди компьютордан; чиновниклар белән аралашу бик аз дәрәҗәдә.
Белешмә өчен телефон: 2-15-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев