Электрон рассылка аша штрафны белеп була
Узган атна барышында район юлларында барлыгы 51 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында бер машина йөртүче - ут яндырмый йөргән, җидесе - төзек түгел транспорт чарасында йөргән, өчесе - документларын өйдә оныткан, сигез йөртүче - страховкасыз, уникесе номер пычрак булган өчен җаваплылыкка тартылган. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Бер...
Узган атна барышында район юлларында барлыгы 51 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Алар арасында бер машина йөртүче - ут яндырмый йөргән, җидесе - төзек түгел транспорт чарасында йөргән, өчесе - документларын өйдә оныткан, сигез йөртүче - страховкасыз, уникесе номер пычрак булган өчен җаваплылыкка тартылган. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. Бер йөртүче һәлакәт урынын калдырып киткән, икесе - спиртлы эчемлекләр кулланган, берсе - йөртү хокукы бирүче таныклыксыз, берсе - рульне спиртлы эчемлекләр кулланган кешегә биргән, алтысы - юл билгесе кагыйдәсен үтәмәгән өчен штрафлар түләячәк. Юлга чыгарга рөхсәт бирүче документсыз тоткарланган йөртүченең хуҗаларына да штраф түлисе була. Бүлекчә җитәкчесе Рифат Нурмехәметов киемдә яктылык кайтаргыч элементларга, штрафларны вакытында түләүгә игътибарны арттырырга киңәш бирә. Штрафлар буенча тагын бер кат исегезгә төшерәсе килә - вакытында түләмәсәң, икеләтә түлисе яки 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгать мәҗбүри эшләр каралган. Штрафны белү өчен электрон рассылка килсенгә ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп гариза язарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев