Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Электрүткәргечләр белән сак булыгыз

Вакытлар узу белән электр чыбыкларының изоляциясе туза һәм ярыла башлый. Кыска ялганыш барлыкка килеп янгыннар килеп чыга. Шуңа бәйле рәвештә, электр чыбыкларын, иртәгәгә калдырмыйча, алыштырырга кирәк. Тыела: - Изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын куллану; - Электр җиһазларын токка тоташтырган килеш күзәтүсез калдыру; - Электр челтәренә зур электр көчәнеше тәлап итүче...

Вакытлар узу белән электр чыбыкларының изоляциясе туза һәм ярыла башлый. Кыска ялганыш барлыкка килеп янгыннар килеп чыга.
Шуңа бәйле рәвештә, электр чыбыкларын, иртәгәгә калдырмыйча, алыштырырга кирәк.
Тыела:
- Изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын куллану;
- Электр җиһазларын токка тоташтырган килеш күзәтүсез калдыру;
- Электр челтәренә зур электр көчәнеше тәлап итүче җиһазлар тоташтыру;
- Үзлектән җылыту приборлары ясау;
- Электр челтәренә берьюлы берничә көнкүреш приборы тоташтырып артык көчәнеш ясау;
- Электр җиһазларын монтажлау эшен мөстәкыйль рәвештә башкару;
- Кечкенә балаларны йортта күзәтүсез калдыру.
Электр үткәргечләренең төзек булмавын һәм янгын чыгуны кисәтүче билгеләр: электр вилкалары һәм розеткалары яну, көйгән резина исе чыгу. Көчәнеш артса, ут чыбыклары кызып, үзенчәлекле резин исе чыгарып "сигнал бирәләр". Соңыннан изоляция­се кабына һәм янындагы предметларны яндыра башлый. Янгын килеп чыккан очракта электрны өзәргә, өйдән кешеләрне чыгарырга, янгын турында коткару бүлекләренә "01", "101", "112" телефон номерлары аша хәбәр итегез.
Электр үткәргечләрен алыштырып торыгыз һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев