Җәмгыять
Энем барга сөенәм
Кыз туганым булмаса да,
Энем барга сөенәм.
Ул янәшәмдә булганда,
Беркемгә дә сер бирмәм.
Сөйләшеп сузләр дә бетми,
Уртак серләр бер кочак.
Еллар узган саен дөрләр,
Без яккан уртак учак.
Әллә ир туган булганга,
Арада юк көнчелек.
Сизәм, тоям, белеп торам
Дуслыгыбыз гомерлек.
Бу дөньяда ныклы терәк,
Әнинең киңәшләре.
Киңәшләрдән...
Кыз туганым булмаса да,
Энем барга сөенәм.
Ул янәшәмдә булганда,
Беркемгә дә сер бирмәм.
Сөйләшеп сузләр дә бетми,
Уртак серләр бер кочак.
Еллар узган саен дөрләр,
Без яккан уртак учак.
Әллә ир туган булганга,
Арада юк көнчелек.
Сизәм, тоям, белеп торам
Дуслыгыбыз гомерлек.
Бу дөньяда ныклы терәк,
Әнинең киңәшләре.
Киңәшләрдән мәхрүм без,
Керфектә - куз яшьләре.
Авыр чакларында Энем,
Килә миңа киңәшкә:
"Әни урынына син, апам,
Сәламәт бул, мең яшә!"
Мин дә энемә сыенам,
Ул мине яклый ала.
Җил, яңгыр тидерми генә
Узе дэ саклый ала.
Әниемә рәхмәтлемен,
Мине Ялгыз итмәгән.
Энем көн дә янәшәмдә
Ярый читкә китмәгән.
17.03.18
Гөлусә Галимҗанова,
Күшәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев