Фидаил дә очты
Бүген -"Космонавтика көне", иртәдән маҗаралар белән башланды, ТР Президенты Рөстәм Нургали улы ракета очыртып башлаган иде, Арының Фидаил Нәҗип улы төгәлләр кебек. Ул да "очты". Кемнең башына ни килми диген син, тормышны гына ярата белергә кирәк. - Иртән эштән кайттым да ракетага тотындым. Кичә иптәшем Райлә "Ватманга ракета ясап бирерсең",...
Бүген -"Космонавтика көне", иртәдән маҗаралар белән башланды, ТР Президенты Рөстәм Нургали улы ракета очыртып башлаган иде, Арының Фидаил Нәҗип улы төгәлләр кебек. Ул да "очты". Кемнең башына ни килми диген син, тормышны гына ярата белергә кирәк.
- Иртән эштән кайттым да ракетага тотындым. Кичә иптәшем Райлә "Ватманга ракета ясап бирерсең", дигән иде. Ә минем калын фанерадан ясыйсым киде.Әле куптән түгел генә онык килгәч, Юрий Гагарин дип әйтеп маташа иде. Райлә мәдәният белән мәктәпне бер итеп, ракетамны мәктәпкә алып барып, анда мәктәп балалары белән "Космонавтика көнен уздырып кайтты. Кияү килгән иде, ракета аның белән оныкка очты... Бар да белеп бетерде бүгенге бәйрәмне!"- ди елмаеп.
Менә шулай яшәргә кирәк ул. Барысына да өлгереп, барысының да күңелен күреп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев