“Фәрид хәзрәт Сәлмән календаре”ннән:
Зиратта үскән агачлар утынга тотылса - хакы зират мәсләхәтенә тотылыр. Авыру кеше, ураза тотуны дәвам итү зарарлы булыр дип уйлап, уразасыннан чыкса - дөрес булыр. Әгәр су өстендә салам йөзеп йөрсә, су агым дип исәпләнә. Тәһарәт, госел алуга су яраклы булыр димәк. Бер кабердә, кирәк чыгып ике мәет күмелсә, аларның...
- Зиратта үскән агачлар утынга тотылса - хакы зират мәсләхәтенә тотылыр.
- Авыру кеше, ураза тотуны дәвам итү зарарлы булыр дип уйлап, уразасыннан чыкса - дөрес булыр.
- Әгәр су өстендә салам йөзеп йөрсә, су агым дип исәпләнә. Тәһарәт, госел алуга су яраклы булыр димәк.
- Бер кабердә, кирәк чыгып ике мәет күмелсә, аларның арасында балчык киртә ясарлар.
- Әгәр витер намазын укучы, икенче рәкәгатен өченче дип уйлап, конут догасын укыса, өченче рәкәгатьтә шулай ук конут догасын укыр.
- Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләмнең үз мөбәрәк куллары белән сөт сауган, аяк киемен, киемнәрен төзәткән, кер юган, әһелләренә хезмәт кылганы мәгълүм.
- Гаилә-әһелсез булган денсез кешене, мөселманнар күмә алалар: денсезне юарлар, кәфенләрләр һәм кабер казып күмәрләр. Бу эшләрне сөннәт тәртипләрен үтәмичә генә башкарырлар.
- Карак тарафыннан үз йортында үтерелгән кеше - шәһид дип исәпләнер.
- Суга дуңгыз яки кабан дуңгызы төшсә, су нәҗескә әйләнер.
- Җеннәрне-пәриләрне богаулау һәм тыяр өчен Ибраһим сүрәсенең 32нче аятен уку кирәк.
- Хурлыкны китерә, рисвайга төшерә торган нәрсәләр: ялган сөйләү; ялган ант кылу; кул юмыйча ашау-эчү; ата-анага исем белән дәшү; тәһарәт кылган төштә намаз уку.
- Дүрт төштә әдәм баласына хурлык килер: чакырылмаган төшкә барса; ялган сөйләсә; дошманына хәҗәте төшсә; сараннан бер нәрсә сораса.
- Хурлыкны китерә, рисвайга төшерә торган нәрсәләр: аягүрә ыштан кию; утны "уфф" дип сүндерү; итәк, күмәк белән йөзне сөртү; гыйлемне хурлау.
- Дүрт төрле кошны үтерү - гөнаһ. Бу кошлар: күк карга, карлыгач, байгыш, һөдһөд кошларыдыр. Күк карга хз. Әдәм (галәйһис-сәлам) нәселеннән була. Карлыгач хз. Ибраһим (галәйһис-сәлам)не аткан ут өстенә су китерә. Туфан су дөньяны гарекъ кылганда, байгыш кошы әдәм балаларына игелек кылган. Һөдһөд кошы - Сөләйман (галәйһис-сәлам)гә хөсне-нәсыйхәт бирүче кош.
- Йөкле хатынның йөкле булу мөддәте (вакыты) имин узсын өчен, әл-Кәһеф сүрәсенең 14нче яки 25нче аятьләрен укып торсын.
Хөсне мәгълүмат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев