Габдессәлам Урай якташыбыз
тарих битләреннән Безнең Әтнә районы - күренекле шәхесләргә шактый бай як. Аларның кайберләрен без әйбәт беләбез. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Самат Шакир. Әмма кайберләре турында күбебез сирәк-мирәк мәгълүматлардан гына хәбәрдар. Шундый затларның берсе - шагыйрь Габдессәлам. Аның тулы исеме - Габдессәлам бине (улы) Урай (Уразмөхәммәд) ибине Колмөхәммәд...
тарих битләреннән
Безнең Әтнә районы - күренекле шәхесләргә шактый бай як.
Аларның кайберләрен без әйбәт беләбез. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Самат Шакир. Әмма кайберләре турында күбебез сирәк-мирәк мәгълүматлардан гына хәбәрдар. Шундый затларның берсе - шагыйрь Габдессәлам. Аның тулы исеме - Габдессәлам бине (улы) Урай (Уразмөхәммәд) ибине Колмөхәммәд бине Колчура. Габдессәлам Урай 1700 елда Олы Мәңгәр авылында туган. 1746 елга кадәр Ташкичүнең таш мәчетендә имам һәм хатыйб булып, мәдрәсә тотып, дәрес әйткән кеше. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең "Мөстәфадел-Әхбар фи әхвали Казан вә Болгар" дигән хезмәтендә Габдессәлам турында болай ди: "...Аның мәдрәсәсендә мелла Бәшир бине Габдеррәхим бине Уразмөхәммәд әл-Җәбалинең "Шәрех гавамил" (эшләр аңлатмасы) исемле китабын язып төгәлләве билгеле. Әлеге мелла Бәшир 1210 (1795) ел азагында Иске Өҗем авылында имам булган. Мелла Габдессәлам шәкертләреннән берәү икенче кешенең милкендә булган "Җәмигыр-рәмүз" китабын күреп, аны үзенеке итәргә теләгән. Остазыннан шул китапны укырга рөхсәт алып, хуҗасы вакытлыча биреп тормагач, урлап алган. Аны Ташкичү урманында мелла Мөхәммәд Әмин бине Заһид әл Боһари исемле кешедән бер җәй буе күчертүе турында халык телендә сөйләнә. Ул китап әле дә Иске Өҗем авылында мелла Хәбибулла бине Фазыл бине Нигъмәтулла бине Бәшир кулында саклана. (242 бит). Габдессәлам Ташкичү мәдрәсәсендә дәрес әйткәндә Әлмәт ягы Тайсуган мәдрәсәсен тәмамлап килгән атаклы Батырша да аннан сабак тыңлый. Батыршаның чын исеме Габдулла Баһадиршаһ Гали углы Галиев - Казан, Оренбург һәм соңрак оешкан Уфа губерналарында даны таралган укымышлы татар мулласын - халык яратып һәм хөрмәтләп "Татар Пугачевы" дип атаган. Чөнки ул - 1755 елдагы атаклы татар-башкорт восстаниесе, ягъни Россиядәге беренче милли-азатлык хәрәкәтенең идеологы һәм җитәкчесе. XVIII гасырда татар халкының чиксез һәм чамасыз изелүенә, рәнҗетелүенә каршы халыкларны яуга күтәргән Батыршаның тормыш һәм көрәш юлы күп очракта үз чорының күренекле рухание, педагогы, шагыйре Габдессәлам Урай белән бәйле. Чөнки Батырша ахун Габдессәлам Урай углы белән гомерлек дус була. Әлеге восстаниене башлау өчен фатиханы да аңардан ала. 1746 елда Габдессәлам Сәгыйт бистәсенә (Оренбург Каргалысына) күчеп китә һәм анда ахун була. Биредә ул Батырша белән еш очрашып тора. Яу бастырылгач, Батырша патша җәлладларыннан качып, авыл мәчетенең базында кыш чыга. Аннан үз иреге белән язмышын түрәләргә тапшыра. Аны заманында иң кырыс, әшәке Шлиссельбург төрмәсенә ябалар. Алты ел газап чиккәч, ул бу коточкыч зинданнан качмакчы була. Хәл сакчыларга мәгълүм булгач, хибесханәдә ыгы-зыгы, тартыш куба. Әмма тарткалашу вакытында Батырша кулына очраклы гына эләккән балта белән төрмәчеләрнең дүртесенең башларын чабып яра, үзе исә тигезсез көрәштә йөрәк параличыннан аягүрә җан бирә.
Габдессәлам - күп кенә илаһи бәетләрнең авторы. Һәм шул исеме белән үзенең шигырьләрен атап йөртә. Бу исем астында язылган шигырьләр бигрәк тә 18-19 йөз татар әдәбиятында еш күренә. Күпчелеге икеюллы. Гадәттә, татар халык иҗатында бәетләр икеюллы. Шуңа нисбәт рәвешендә Габдессәлам дә үз шигырьләрен илаһи бәет дип атый. Әлбәттә, илаһи булгач, шигырьләрнең бер өлеше Аллаһка багышланган, аны зурлау, аны олылау белән бәйле. Әмма күпчелек илаһи бәетләр дөньяви күренештә. Күпчелегендә тормыш-көнкүреш, сөю-мәхәббәт тойгылары сурәтләнә. Читтә яшәүчеләрнең туган җирне сагынуы, мәңгелек тема - яшәү һәм үлем, тормыштагы булган фаҗигале хәлләр - илаһи бәетләрнең нигезен тәшкил итәләр. Илаһи бәетләре арасында берсе - "Меллагол бәете" Габдессәлам иҗатында аерым урын тота. Әсәрдә нәкъ бәетләрдәгечә сүз үлгән кеше авызыннан сөйләнә. Меллагол дигән кеше 1757 нче елны Россия-Пруссия сугышында катнашып, Польша җирендә һәлак була. Гадәттә, халык авыз иҗатындагы бәетләрдә вакыйга булган әсәрнең башында күрсәтелсә, бу бәеттә аны әсәрнең ахырында очратабыз.
Бу бәетнең мөбәййене
(Бәян итүчесе)
Исемедер Габдессәлам.
Иманымны юлдаш әйлә
Фазлың илә (өстенлегең белән)
зөлкәрам (юмарт)
Улдым сәфәр, кылдым җиһад
(изге сугыш)
Бу урыс Пнлшә йиридә,
Тарих мең дә йитә йөз дә.
Илле йөтенче йыллыда.
Шагыйрьнең күпчелек парчалары мәхәббәт турында. Ул бу шигырьләрендә фольклор мотивларын бик оста файдалана, төрле чагыштырулар куллана.
Васыф кылым буйларың,
Бал-шикәр тик сүзләрең,
Кылды бәгърем бер йәнә
Нәркәс кара күзләрең.
Мисле айдыр кашларың,
Сыйфатә инжү дешләрең.
Кылды бәни шуридә (гашыйк итте)
Зөлеф (ике якка аерылган)
кылган сачләрең.
Автор үзенең аерым строфаларында халык җырларында киң яңгыраш тапкан юмор алымнарын да куллана.
Су акар гөлдур-гөлдур,
Сәүгәнем кызыл гөлдур.
Сәндин үзгәне тотсам,
Пычак ал, бәне үлдүр.
Чыгып китдең йортындин,
Карап калдым артындин.
Бер көн хәстә, бер көн сау,
Үлә яздым дәртендин.
Заманында чыгышы белән татар морзасы булган Г.Державин да Габдессәламнең илаһи бәетләрен укыган һәм урыс хәрефләре белән күчереп яза да, аннан тугызын урысчага тәрҗемә итә. Державинның борынгы бабасы Бәһрәм морза VI гасырда, ниндидер низаг аркасында, Алтын Урда дәүләтеннән Руська хезмәткә күчкән була.
Быел якташыбыз шагыйрь Габдессәламнең тууына 317 ел. Габдессәламнең нәсел-нәсәбе атаклы кешеләргә бай.
XIX йөзнең күренекле шагыйрьләреннән берсе булган Әбелмәних Каргалый да аның оныгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев