6 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әтнәдән кореяча кабак
Әлеге рецептны "Вконтакте"дагы дустыбыз, Казак Үртәменнән Резеда Хәйруллина тәкъдим итә. Кирәк: 1. Кореяча кишер кебек үк итеп 1 килограмм кабакны уарга. 2. Өстенә 1әр чәй кашыгы тоз һәм кызыл борыч, 2 чәй кашыгы төелгән кориандр, 1 баш сарымсак, 4 аш кашыгы шикәр һәм 4-5 аш кашыгы уксус салып барысын бергә...
-
Татар теле мәсьәләсендә Дәүләт Советының өстәмә утырышы булачак – Васил Шәйхразиев
Казанда "Россия Федерациясе төбәкләренең тышкы элемтәләре. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе" дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция бара. (Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар теле мәсьәләсендә фикер алышу өчен Дәүләт Советының өстәмә утырышы булачак. Бу хакта "Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр: үзара багланышлар тәҗрибәсе" дигән "Түгәрәк өстәл" утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли...
-
Россиялеләрнең яртысыннан артыгы илдә халыклар бердәмлеген тоя
«ВЦИОМ-Спутник» тарафыннан 19-21 октябрь көннәрендә үткәрелгән сораштыруда 1800 кеше катнашкан. (Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Соңгы бер елда илдә халыклар бердәмлегенең хөкем сөрүенә ышанучылар саны (54 процент) һәр нәрсәгә шикләнеп караучыларны (40 процент) узып киткән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый....
-
Күршебездә – яхшы кешеләр
Безнең күршедә өлкән бер гаилә яши. Без аларга еш кереп йөрибез. Илфар абый белән Наҗия апа икесе дә 1939 елда Олы Әтнәдә туып үскәннәр, биредә мәктәптә укыганнар. Наҗия апа 10 сыйныф белем алган. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Яшь чактагы хыялы - кибетче булу тормышка ашмый калган. Илфар абыйга...
-
Иске полисыңны яңага алыштырырга соңга калма
Районда медицина полисларын яңага алмаштыручылар әле һаман да бар икән. 31 декабрьдән соң иске полислар гамәлдән чыга икән. Шуңа ңа алыштырырга өлгермәүчеләргә "Ак барсМед" оешмасына тиз арада мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
"Әтнә таңы"ң көтеп алам
Хәлимә Фәттахова, Күәм авылында гомер кичерә, пенсионер. - Сезгә шалтыратасым килеп китте әле. Рәхмәт сезгә. «Әтнә таңы» газетасын көтеп алам. Бик күп еллар алдырам. Һәр битен яратып укып чыгам. Узган юлы язылмаска уйлаган идем, редакция хезмәткәрләре килеп кергәч, үземә дә оят булып китте. Инде алдагы ярты еллыкка күптән язылып куйдым....
-
Ярдәмгә куанып туя алмыйбыз
Бүгенге көндә авыл кешесенә ярдәм йөзеннән Татарстан хөкүмәте тарафыннан уннан артык махсус программа, закон, кредит, грант, субсидияләр бирү эшләп килә. Әмма моннан бигрәк, үз җирлегеңдә ярдәм итүләре күпкә отышлырак. Чөнки хөкүмәт бөтен кешегә дә булышып бетерә алмый, дәүләт ярдәме күбесенчә үз эшен оештыручыларга - фермерларга, ярдәмчел хуҗалыкларга тәти. Ә менә...
-
Габдессәлам Урай якташыбыз
тарих битләреннән Безнең Әтнә районы - күренекле шәхесләргә шактый бай як. Аларның кайберләрен без әйбәт беләбез. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Самат Шакир. Әмма кайберләре турында күбебез сирәк-мирәк мәгълүматлардан гына хәбәрдар. Шундый затларның берсе - шагыйрь Габдессәлам. Аның тулы исеме - Габдессәлам бине (улы) Урай (Уразмөхәммәд) ибине Колмөхәммәд...
-
Берсе – Кояш, берсе – Ай
Әлфия Гайнетдинова һәм Зөлфирә Әскарова (Сираҗиевалар). Олы Әтнә авылында 1937 елда Бибиасма белән Фәйзрахман Сираҗиевлар гаиләсендә дөньяга килгәннәр. Әлфия Гайнетдинова Казанда, Зөлфирә Әскарова Олы Әтнә авылында гомер кичерәләр. Бүгенге көндә икесе дә олуг юбилейларын билгеләп үтәләр. Игезәкләр фотолары белән atnya-rt.ru сайтында таныша аласыз.
-
"Кызыл әтәч"тән сакланыйк
Янгыннарның күбесе торак йортларда һәм фатирларда килеп чыга. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен йортта «огнетушитель» һәм янгын «извещател»е булдырырга кирәк. Һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим: изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын кулланмау; электр җиһазларын токка тоташтырган килеш күзәтүсез калдырмау; электр челтәренә зур электр көчәнеше таләп итүче җиһазлар тоташтырмау; үзлектән җылыту приборлары ясамау;...
-
Татарстан Конституциясенә25 ел
Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан мәктәпләрдә Парламент укулары узды. Фото Олы Әтнә мәктәбе сайтыннан алынды.