Күршебездә – яхшы кешеләр
Безнең күршедә өлкән бер гаилә яши. Без аларга еш кереп йөрибез. Илфар абый белән Наҗия апа икесе дә 1939 елда Олы Әтнәдә туып үскәннәр, биредә мәктәптә укыганнар. Наҗия апа 10 сыйныф белем алган. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Яшь чактагы хыялы - кибетче булу тормышка ашмый калган. Илфар абыйга...
Безнең күршедә өлкән бер гаилә яши.
Без аларга еш кереп йөрибез. Илфар абый белән Наҗия апа икесе дә 1939 елда Олы Әтнәдә туып үскәннәр, биредә мәктәптә укыганнар. Наҗия апа 10 сыйныф белем алган. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Яшь чактагы хыялы - кибетче булу тормышка ашмый калган. Илфар абыйга исә уку азрак эләккән. Ул 5 сыйныф кына белем алган. 13 яшеннән колхозда тракторчы булып эшләгән. Наҗия апа белән алар клубта танышканнар. Аннары Илфар абыйны армия хезмәтенә алганнар. Наҗия апа аны бик сагынып көткән, хәтта хатны да көненә икене язып сала торган булган. Илфар абый өч ел хезмәт иткән. Туйны 1962 елның август аенда үткәргәннәр алар. Сугыш вакытының бар авырлыгын күргән өлкәннәрнең ул чорлар белән бәйле истәлекләре дә байтак. Аларны ямансулап та, көлеп тә искә алалар. Элекке заманнарда ашау өчен талон бирелгән. Илфар абыйның капчыктан тегелгән чалбары булган. Бервакыт ул әнә шундый талонын чалбар кесәсенә тыгып куйган. Ашханәгә кергәч, талонын эзли башласа - юк икән. Талонын эзләп өенә йөгерергә туры килгән. Кайтса - әнисе аңа чалбарын кире ягы белән кигәнен әйткән. Әйләндереп киеп, кесәсеннән талонны алып, кире ашханәгә чапкан Илфар абый. Әмма, анда инде ашарга ризык калмаган булган. Әнә шундый моңсу хатирәләрне еш искә ала өлкәннәр. Ә мин аларга бары куанычлы көннәр генә телим. Исән булып кына торсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев