Ярдәмгә куанып туя алмыйбыз
Бүгенге көндә авыл кешесенә ярдәм йөзеннән Татарстан хөкүмәте тарафыннан уннан артык махсус программа, закон, кредит, грант, субсидияләр бирү эшләп килә. Әмма моннан бигрәк, үз җирлегеңдә ярдәм итүләре күпкә отышлырак. Чөнки хөкүмәт бөтен кешегә дә булышып бетерә алмый, дәүләт ярдәме күбесенчә үз эшен оештыручыларга - фермерларга, ярдәмчел хуҗалыкларга тәти. Ә менә...
Бүгенге көндә авыл кешесенә ярдәм йөзеннән Татарстан хөкүмәте тарафыннан уннан артык махсус программа, закон, кредит, грант, субсидияләр бирү эшләп килә.
Әмма моннан бигрәк, үз җирлегеңдә ярдәм итүләре күпкә отышлырак. Чөнки хөкүмәт бөтен кешегә дә булышып бетерә алмый, дәүләт ярдәме күбесенчә үз эшен оештыручыларга - фермерларга, ярдәмчел хуҗалыкларга тәти. Ә менә күмәк хуҗалык, пай җире исәбенә, авылда яшәүчеләрнең барысына да булыша ала. Бу очракта үзебезнең "Уңыш" хуҗалыгын телгә алырга җыенам.
Хәер, бу минем генә фикерем түгел, авылдашларым Илһам Шакиров һәм Рузалия Җәләлетдинова да бездәге җитәкчелеккә ихлас рәхмәтле. Әйтик, мин үзем пай җире исәбенә 5 рулон печән, 6 рулон салам һәм 6 капчык бодай алдым. Бик зур ярдәм бит бу - терлек асрауга стимул! Уйлап карыйк әле: әгәр дә шулкадәр терлек азыгы бирәләр икән, терлекне ничек асрамыйсың инде? Проблеманың күбесе терлек азыгына бәйле бит. Менә шуларны күзаллап, конкрет ярдәм ала торган җирдә яшәвебезгә куанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев