Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

"Кызыл әтәч"тән сакланыйк

Янгыннарның күбесе торак йортларда һәм фатирларда килеп чыга. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен йортта «огнету­шитель» һәм янгын «извещател»е булды­рырга кирәк. Һәм түбәндәге кагыйдә­ләрне үтәү мөһим: изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын кулланмау; электр җиһазларын токка тоташтыр­ган килеш күзәтүсез калдырмау; электр челтәренә зур электр көчәнеше таләп итүче җиһазлар тоташтырмау; үзлектән җылыту приборлары ясамау;...

Янгыннарның күбесе торак йортларда һәм фатирларда килеп чыга.
Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен йортта «огнету­шитель» һәм янгын «извещател»е булды­рырга кирәк. Һәм түбәндәге кагыйдә­ләрне үтәү мөһим: изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын кулланмау; электр җиһазларын токка тоташтыр­ган килеш күзәтүсез калдырмау; электр челтәренә зур электр көчәнеше таләп итүче җиһазлар тоташтырмау; үзлектән җылыту приборлары ясамау; электр челтәренә берьюлы берничә көнкүреш приборы тоташтырып артык көчәнеш ясамау; электр җиһазларын монтажлау эшен мөстәкыйль рәвештә башкармау; кечкенә балаларны йортта күзәтүсез калдыр­мау. Көчәнеш артса, ут чыбык­лары кызып, үзенчәлекле резин исе чыгарып "сигнал бирәләр". Янгын килеп чыккан очракта электрны өзәргә, өйдән кешеләрне чыгарырга, коткару бүлекләренә "01", "101", "112" телефон номерлары аша хәбәр итәргә.
Үз вакытында электр үткәргечләрен алыштырып торыгыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев