"Хәзерге вакытта гарәп телен өйрәнәм. Вакытны әрәм итәргә яратмыйм, поездда барганда да берәр эш белән мәшгульмен. Сузылып ятып, Әхмәд Һади Максудиның "Мөгаллим Сәни" исемле китабын укып бара идем, берзаман ике полиция хезмәткәре килеп керде. Кемнән шүрлиләр, шуның паспортын тикшереп йөриләр. "Миңа да бәйләнерләр инде" дип уйлавым булды, яшьрәге яныма килеп тә басты. Кулымда дин белән бәйле китап булгач, шикләнгәндер. Ә мин, киресенчә, китап укуымны дәвам иттем", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлгенә Кәлимуллина.
Полиция хезмәткәре Гөлгенәнең паспортын тикшергән дә, икенче хокук сакчысы янына барып, колагына нидер пышылдаган. "Хәзер инде икәүләшеп яныма килеп бастылар. "Коръән өйрәнәсезме?" дип нинди китап укуым белән кызыксындылар. Берсе хәтта кулына алып, китап битләрен актарып чыкты. Йөзләренә караганда, бик җитди иделәр. Мин әлегә Коръән укырлык гарәп телен белмәвемне әйттем. Тагын бер кат паспортымны тикшерделәр. Янымда булган әни дә бу хәлгә шаккаты", - ди Гөлгенә.
Паспорт дигәннән, Гөлгенәнең паспорты полиция хезмәткәрләрендә һәрвакыт шик уята икән. "Гадәттә, таможняны үткәндә, һәр пассажирны җентекләп тикшерәләр. Миңа чират җиткәч: "Бу сезме соң?" - дип йөз тапкыр сорадылар. Чынлап та, мин анда үз-үземә ошамаган! 20 яшьлек кыз белән концерттан соң бизәнгән Гөлгенә арасында аерма зур, әлбәттә. Ышандыру өчен берсенә җырлап күрсәтергә дә туры килде", - диде артист.
Нет комментариев