4 июнь 2017 яңалыклары
-
Ураза тоткан кешегә мунча керергә ярыймы?
Укучыбыз Илгизнең соравына Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге баш белгече, Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә. - Әлбәттә, эссе булмаган мунчага кереп юынып чыгарга ярый. Бу очракта игътибарлы һәм сак булырга гына кирәк: су колактан, авыздан, борыннан керә күрмәсен! Ә менә эссе мунчага керү, чабыну мәкрүһ санала,...
-
Синоптиклар җылы җәйнең кайчан киләчәген хәбәр итте
Бүгеннән башлап Россиянең үзәк районнарында көннәр җылына башлый. Бу хакта "Российская газета"га Гидрометцентрның лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләгән. Бүген Мәскәүдә 15 градус тирәсе, температура җылына бара. Дүшәмбе көнне якынча ике градуска җылырак, әмма яңгырлы булачак. Сишәмбе инде 18-23 градус булачак. 7-11 июньнәрдә 20-25, кайбер көннәрдә 27 градус булыр дип көтелә....
-
Сәлимә Габделхакова Илфак Шиһаповның үлеменә ышанмый
Татар иле зур югалту кичерде, искиткеч талант иясе - Илфак Шиһапов вакытсыз арабыздан китте. Балтачныкы булмаса да, райондашларыбыз аның үлеменә битараф калмады. Җәмәгать урыннарында Илфак турында сөйләгәннәрнең күп тапкыр шаһиты булырга туры килде. Ә менә Яңгул авылында яшәүче күп кырлы талант иясе, тынгысыз шәхес Сәлимә Габделхакова үзенең хис-кичерешләрен шигырь юлларына...
-
Гөлгенәгә ни өчен хокук сакчылары "бәйләнә"?
Автор башкаручы, юмор остасы Гөлгенә гастрольләр белән Казахстан якларыннан кайтып төште. Кая барса да, артист белән сәер хәлләр еш була. Бу юлы да поездда барганда, Гөлгенәгә полиция хезмәткәрләре "бәйләнгән". "Хәзерге вакытта гарәп телен өйрәнәм. Вакытны әрәм итәргә яратмыйм, поездда барганда да берәр эш белән мәшгульмен. Сузылып ятып, Әхмәд Һади Максудиның...
-
Элвин Грей Гөлназ Асаеваның туган көненә зур бүләк ясаган! (фото)
Бүген эстраданың яшь, талантлы, чибәр җырчысы Гөлназ Асаева туган көнен билгеләп үтә. Иң истәлекле бүләге белән җырчы социаль челтәрдә дә уртаклашты. 19 яшенә Гөлназга зур чәчәк бәйләме белән Айфон телефоны бүләк иткәннәр. Кем дисезме? Элвин Грей үзе! "Кич белән өйгә курьер зур чәчәкләр белән телефон китерде. Айфон 7 плюс, алсу...
-
Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”
"Илфак Шиһапов бу дөньядан Илсөя Бәдретдинованы кичереп китте" - бу сүзләрне «Татар-информ» хәбәрчесенә танылган татар продюсеры Рифат Фәттахов әйтте. "Соңгы очрашуыбызда, 19 май көнне, без бик озак сөйләшеп утырдык. Ул Илсөяне кичерүен, аңа үпкәләре калмавын әйтте. Ул аны илаһилаштырып сөйләде. "Без шушы көннәрдә очрашабыз, сөйләшәбез, аңлашабыз", - дип әйтте. Миннән...
-
Өч авылда Ифтар узды
Әтнә районы Түбән Көек, Яңа һәм Иске Шимбер авылларында Ифтар ашы узды.. 50гә якын кеше атнашып, башка авыллардан автобуслар белән алып килделәр.."Уңыш" хуҗалыгы җитәкчесе Габделәнәс Хәкимов ярдәме белән башкарылды әлеге эш.
-
Дулкын белән Рабочая урамнарына таш җәелә
Олы Әтнә авылының Дулкын һәм Рабочая урамы юлларын карау эшләре башланып китте. Биредә дә юлларга таш җәеләчәк.
-
Әтнә районы Комыргуҗа авылында күчмә кабул итү узды
Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Халыкка кабул итүнең буласы турында алдан ук белдерүләр аша хәбәр итеп куелды....
-
Үз белдегең белән эшләү ярамый
Көнкүреш Үз белдегең белән эшләү ярамый Кайбер авылларга "Чиста су" керде, кермәгәненә киләчәктә әлеге программа нигезендә керү ихтималы да юк түгел. Көтеп алабыз су кергәнен, ә өйгә кергәч... Сүрия МИНГАТИНА Краннан су ага башлагач, ярамый: каты икән, эчәрлек түгел... Ай бетеп, судан файдаланганга акча да түлисе булса, моңа өстәп тагын...