Үз белдегең белән эшләү ярамый
Көнкүреш Үз белдегең белән эшләү ярамый Кайбер авылларга "Чиста су" керде, кермәгәненә киләчәктә әлеге программа нигезендә керү ихтималы да юк түгел. Көтеп алабыз су кергәнен, ә өйгә кергәч... Сүрия МИНГАТИНА Краннан су ага башлагач, ярамый: каты икән, эчәрлек түгел... Ай бетеп, судан файдаланганга акча да түлисе булса, моңа өстәп тагын...
Көнкүреш
Үз белдегең белән эшләү ярамый
Кайбер авылларга "Чиста су" керде, кермәгәненә киләчәктә әлеге программа нигезендә керү ихтималы да юк түгел. Көтеп алабыз су кергәнен, ә өйгә кергәч... Сүрия МИНГАТИНА
Краннан су ага башлагач, ярамый: каты икән, эчәрлек түгел... Ай бетеп, судан файдаланганга акча да түлисе булса, моңа өстәп тагын кырыкмаса кырык сәбәбе, гаебе табыла. "Бернигә ярамаган суга шуның кадәр акча түлисеме?" - яшерен-батырын түгел, ара-тирә үзем дә шулай уйлап куйгалыйм, чөнки түләүләр бик күп, озакламый керемне дә узар күк. Әмма тәртип дигәне бар, файдалансаң түләргә кирәк. Ни өчен язам: шушы араларда районыбызның коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре "Чиста су"дан файдаланган өчен түләмәүчеләрне барлый, сораша, белешә, ике арадагы килешүгә кул куелмаган очракта суны өзә.
- Соңгы вакытта Күәм авылының Ленин урамында яшәп, "Чиста су"дан файдаланучылары белән эшләп алдык. Авылга су кергәч, халык башта судан файдаланган өчен акчаны авыл җирлегенә түләде. Аннан соң аларны коммуналь хуҗалык балансына күчерделәр. Инде өч ай авыл халкы су хакын коммуналь хуҗалыкка түли, түләмәүчеләр дә җитәрлек. Түләү тәртибе ике төрле: счетчик керткәне - күрсәткеч белән, кертмәгәне норматив буенча түли, анысы күбрәк чыга, хәер ничек тотасың инде суны. Башта кисәттек, аңлаттык. Соңгы чараны кулланып, түләргә җыенмаучыларныкын, алар белән ике арада килешү дә юк, төзергә дә уйламыйлар, башка чара калмагач соңгы чараны кулландык. 26 май көнне 9 кешенең өйгә кергән суын өзәргә туры килде. Чиста түгел, эчеп булмый, диләр. "Чиста су" программасының максаты - халыкны су белән тәэмин итү. Аның бер җиренә дә эчә торган су турында язылмаган. Әлеге суны без 26 параметр буенча тикшертәбез. Катылык - бер генә параметр әле. "Роспотребнадзор" "Суны кулланырга ярамый", дип нәтиҗә чыгармады. Бушка су да бирә алмыйбыз, андый хәл була алмый, суның бер киловаты безгә 6 сумга төшә. Тагын җанга тигәне: рөхсәтсез су кертү. Күп кеше суны үз белдеге белән кертеп ялгап куя. Бу да закон нигезендә тыела. Административ хокук бозучыларга, рөхсәтсез ялгаган өчен штраф 4900 сумнан башлана. Хакимият каршында эшләп килгән административ комиссиягә чакыру алсагыз, аптырамагыз. Тәртип бозасыз икән, чарасы күреләчәк. Күәм авылы турында әйтсәк тә, су өчен түләмәүчеләр район үзәгендә дә бар. Хәзер яшелчә сезоны башлана, су күпләп тотыла. Хакын кайтару турында да онытмасагыз иде дип әйтәсем килә", - ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.
Ике якны да аңлап була, тик хокук белән бергә бурычларыбыз да барын онытмыйк. Контролер булып эшләүчеләрне сүгәргә, ачуланырга да кирәкми. Һәркем үз эшен эшли. Үзебез турында да уйлыйк, һәрчакта да хаклымы без?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев