Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә районы Комыргуҗа авылында күчмә кабул итү узды

Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды. Халыкка кабул итүнең буласы турында алдан ук белдерүләр аша хәбәр итеп куелды....

Әтнә муниципаль районы Комыргуҗа авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Халыкка кабул итүнең буласы турында алдан ук белдерүләр аша хәбәр итеп куелды.

Очрашуда гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралды, товарлар сатканда һәм хезмәтләр күрсәтелгәндә гамәлдәге закон нормаларын куллану буенча кулланучыларга консультацияләр бирелде, сорауларына җаваплар ирештерелде. Сораулар асылда техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуга, ремонтлау срокларын санга сукмау, көнкүреш хезмәтләрен сыйфатсыз күрсәтүгә һ.б. кагылышлы булды.

Чара барышында халыкның кулланучы буларак аң-белемен үстерү максатыннан "кулланучылар өчен белешмәлекләр" буклетлары таратылды.

Гражданнарның барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде. Кабул итүгә килгән барча кеше рәхмәт белдереп, мондый очрашуларны ешрак үткәрү зарурилыгын билгеләп үтте.


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев