Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлүсә Батталова: "Җәйгә кадәр бер атна"

Җәйгә кадәр бер атна Җәйгә кадәр бер атна бар... Минем өстә - сырган бишмәт. Шомырт салкыны түгелдер, Ышандырмый әллә нишләп... Төнлә кырау, таңда кырау, Йөрәкләрдә, җанда - кырау... Җир йөзеннән җылылыкны Җуйдык әллә, дигән сорау Баш миенә меңенче кат Тәкәллефсез тентү ясый. Суык алган бу дәвердә Кемдер - шымчы, кемдер...

Җәйгә кадәр бер атна

Җәйгә кадәр бер атна бар...
Минем өстә - сырган бишмәт.
Шомырт салкыны түгелдер,
Ышандырмый әллә нишләп...

Төнлә кырау, таңда кырау,
Йөрәкләрдә, җанда - кырау...
Җир йөзеннән җылылыкны
Җуйдык әллә, дигән сорау
Баш миенә меңенче кат
Тәкәллефсез тентү ясый.
Суык алган бу дәвердә
Кемдер - шымчы, кемдер - казый...

Җылы эзләп мич башына
Үрмәләүдән нинди файда?!
Итәк кисеп җиң ялгыйк та,
Атлыйк һаман шул бер җайга...

Сырган бишмәт, өтек бүрек
Таман безгә, әйдә, ярар!
Җылы диеп тилмергәннәр
Анысын да тотып ягар...

Май шикелле җылы майлар
Калсын инде бакыйлыкта.
Күнегелгән - ансат ләса
Яшәү әйдә ярыйлыкка...

Җылы үтмәс - җаннар күптән
Төргәкләнгән җитмеш катка.
Газизеңә түрең тарда
Кайдан табыйк җиде ятка...
Иртәгә дә кырау диләр...
Җәйгә кадәр тик бер атна...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев