28 май 2017 яңалыклары
-
Көнчелек арысланнан да яманрак
«Балада азрак көнчелек булса, укытырга рәхәт аны. Дөресрәге, укытам дип артык тырышасы да юк. Үзе укый ул. Калышмыйм дип кенә түгел, узыйм әле, дип тә. Көнчел булудан гаеп кенә эзләргә кирәкми, бала тырышсын өчен менә дигән этәргеч тә ул", - диде бер әни кеше, үз фикерләре белән уртаклашып. Әйе, бер...
-
ГРАЖДАНСКИЙ БРАКНЫҢ ТАТАРЧАСЫ
Миңа яшьли кияүгә чыгарга туры килде. Сайлаган егетем мулла гаиләсеннән булып, тормыш рәвешен ислам дине кагыйдәләренә туры китеребрәк алып барырга омтыла иде. Дуслашып китеп, азмы-күпме аралашып йөрүгә: "һәр очрашу үзе бер гөнаһ, тизрәк никах укытыйк", - диде ул. Мин үзем дә әби кочагында үстем. Аллаһы Тәгалә хозурындагы гыйлемнәрдән шактый хәбәрдар...
-
ТУҢДЫРМА — ХАТЫН-КЫЗ ХОЛКЫНЫҢ КӨЗГЕСЕ (МИНИ-ТЕСТ)
Бактың исә, хатын-кызның нинди төр туңдырма сайлавыннан чыгып, аның холкын билгеләргә мөмкин икән. Вафлялы туңдырма (брикет) Бу төр туңдырма яратучы хатын-кызлар бик тормышчан, уңган-булган хуҗабикәләр. Әмма ай яктысында серенада җырлап кына аны гашыйк иттереп булмаячак. Шоколадлы пломбир Мондый туңдырманы үзгөрүчөн холыклы ханымнар үз итә. Алар җае чыкканда ләззәтләнеп яшәргә яраталар,...
-
Үткәннәргә кабат-кабат кайтып уйланам, сагышланам.
Нәрсә булды соң әле миңа?! Хисләр яз көне уяна диләр, ә урамда ишеп-ишеп кар ява. Инде гомер көзләренә аяк басарга торганда мәхәббәт турында уйла, имеш. Әмма уйланам. Үткәннәргә кабат-кабат кайтып уйланам, сагышланам. Яшь чакта күп егетләр күз атып йөрде миңа. Озата кайталар да, кире борылып китәләр иде. "Минем яраткан кешем...
-
Татарстанда укытучы 4 сыйныф укучысын соңгы сүзләр әйтеп ачуланган (ГАУГА)
Укучылар дәресләрне видеога төшереп, социаль челтәргә куюларын дәвам итә. Чаллыдагы тәҗрибәле педагогның укучысын ничек итеп ачулануын бөтен дөнья белде. Бу - укытучыларның тупаслыгына каршы көрәшүме, әллә кызык эзләүме? Педагогларны мондый гамәлләр ни дәрәҗәдә куркыта икән? Дүртенче сыйныф укучысы өй эшен тиешенчә эшләмәгән булган. Инглиз теле укытучысының ачулануын сыйныфташлары камерага төшергән....
-
Тузганак чәчәгеннән бал ясау рецепты
200 г чәчәкнең чәчәк төбен өзеп ташларга. Салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Аннан сөзеп, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Сиропны җылы килеш банкаларга тутырырга. Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы. Тузганактан ясалган...
-
Гүзәлем Салават Миңнехановтан китә? Бәхетле пар нигә аерылган?
Җырчы Гүзәлем, чемодан тотып, Салават Миңнехановка "мин синнән китәм" дигән. Нәрсә булган?! "Мин синнән китәм!" дип төшкән видео күпләрдә каршылыклы фикерләр, сораулар тудырды. Бер-берсен өзелеп сөйгән, һәрвакыт бергә йөрүче эстраданың күркәм парына ни булган? Гүзәлем кая китәргә җыена? "Тугыз көнгә Төркиягә ял итәргә китәм, Алла боерса. Әмма Салаватсыз гына. Әлбәттә,...
-
“Кайгырма, мондый бала озак яшәми ул” (ГЫЙБРӘТЛЕ БӘЯН)
Шушы көннәрдә үзәк телевидение каналларының берсеннән тетрәндергеч сюжет күрсәттеләр. Моннан бер еллап чамасы элек дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп имгәнгән 19 яшьлек улы әнисенә дә, әби-бабасына да кирәк түгел: аны дәвалау турында уйламыйлар да. Кая ул, хәтта: "Дөмекмисең дә бит ичмасам!" - дигән сүзләр белән "юаталар" икән үзен! Үз аңында,...
-
Төрле яшелчә, җиләк җимешләрдән ничек яхшы уңыш алырга
Әле яңарак кына дача сатып алган шәһәр кешеләре, тәҗрибәсез бакчачылар җәй буе алты сутый җирдә казына, баш күтәрми эшли, түтәлләрне тәртипкә китерә, ә яшелчәләр, сүз куешкан кебек, мул уңышы белән куандырырга ашыкмый. Моның сәбәбе нидә соң? Түтәлебездәге помидор-кыярларга, кәбестә-кишерләргә нәрсә ошамый? Әлеге мәкаләдә кайбер сорауларның беренче карашка гади генә тоелган...
-
Июньдә ничә көн ял итәчәкбез?
12 июнь - Россия көне - эш көне булмаган бәйрәм көне. Шул сәбәпле, 10,11.12 июнь көннәрендә ял итәчәкбез. Бу биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләргә генә кагыла Чыганак: http://www.kukmor-rt.ru/
-
Фирдүс Тямаевны "посылать" иткәннәр
Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм битендә кызык фото һәм видеолар элеп, тасмасын яңартып кына тора: карап кына өлгер. Менә тагын бер кызык фото элгән әле. "Улым белән бик җитди темага сөйләшеп алдык әле," - дигән фото астына. Күрүегезчә, әллә нинди барыбызга да таныш бер адрес буенча да җибәргәннәр җырчыны. Фирдүс Тәмәй...
-
"Бер минутлык" пицца
Бик тәмле һәм тиз арада пешә. Ингредиентлар: - Тавык йомыркасы - 2 данә. - Майонез - 4 аш кашыгы - Сметанa - 4 аш кашыгы - Он (оеп түгел) - 9 аш кашыгы . - Сыр- тәменчә - Колбаса - тәменчә - Гөмбә - теләсәгез генә - Помидор - 1...
-
Гөлүсә Батталова: "Җәйгә кадәр бер атна"
Җәйгә кадәр бер атна Җәйгә кадәр бер атна бар... Минем өстә - сырган бишмәт. Шомырт салкыны түгелдер, Ышандырмый әллә нишләп... Төнлә кырау, таңда кырау, Йөрәкләрдә, җанда - кырау... Җир йөзеннән җылылыкны Җуйдык әллә, дигән сорау Баш миенә меңенче кат Тәкәллефсез тентү ясый. Суык алган бу дәвердә Кемдер - шымчы, кемдер...
-
Әтнә сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе (фотоларда)
"Мәктәпне бу уку елында 23 бала тәмамлый. Уку сыйфаты, алдагы еллар белән чагыштырсак, түбән төшмәде. Укучыларның һәм укытучыларның тырышлыгы сокланырлык булды", - диде сәнгать мәктәбе директоры Риваль Хисмәтуллин.