Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә сәнгать мәктәбендә чыгарылыш кичәсе (фотоларда)

"Мәктәпне бу уку елында 23 бала тәмамлый. Уку сыйфаты, алдагы еллар белән чагыштырсак, түбән төшмәде. Укучыларның һәм укытучыларның тырышлыгы сокланырлык булды", - диде сәнгать мәктәбе директоры Риваль Хисмәтуллин.

Укып чыкканлыкка шәһадәтнамә алу тантанасына әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да килгән иде. Һәрберсе укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерергә ашыкты. Бу көнне мәктәпне тәмамлаучы егет-кызларның авызын җыеп алырлык түгел иде. Бәйрәм шул! Ә укытучылар киләсе елга да шушындый тырыш балалар килерме икән, дип борчылалар... Килерләр, хәзерге балалар бик осталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев