Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда укытучы 4 сыйныф укучысын соңгы сүзләр әйтеп ачуланган (ГАУГА)

Укучылар дәресләрне видеога төшереп, социаль челтәргә куюларын дәвам итә. Чаллыдагы тәҗрибәле педагогның укучысын ничек итеп ачулануын бөтен дөнья белде. Бу - укытучы­лар­ның тупаслыгына каршы көрәшүме, әллә кызык эзләүме? Педагогларны мондый гамәлләр ни дәрәҗәдә куркыта икән? Дүртенче сыйныф укучысы өй эшен тиешенчә эш­лә­мәгән булган. Инглиз теле укы­тучысының ачулануын сыйныфташлары камерага төшергән....

Укучылар дәресләрне видеога төшереп, социаль челтәргә куюларын дәвам итә. Чаллыдагы тәҗрибәле педагогның укучысын ничек итеп ачулануын бөтен дөнья белде. Бу - укытучы­лар­ның тупаслыгына каршы көрәшүме, әллә кызык эзләүме? Педагогларны мондый гамәлләр ни дәрәҗәдә куркыта икән?

Дүртенче сыйныф укучысы өй эшен тиешенчә эш­лә­мәгән булган. Инглиз теле укы­тучысының ачулануын сыйныфташлары камерага төшергән. "Син нәрсә, эчкән идеңме әллә? Ничә генә җөмлә язгансың? Нигә аны ахырга кадәр эшләмәдең? Ә үзең чиреккә "4 ле" сорыйсың тагын. Әти-әниеңне штрафка тартабыз... Син эшләдеңме әллә? Әллә җиде балаң бармы? Ирең эчәме? Ашарга пе­шерәсең бармы? Җыеш­тырасың, юасыңмы?" - дип ачулана укытучы.

Бу көннәрдә күтәрелгән шау-шуны укытучыларның күбесе белми булып чыкты. Шуңа күрә фикерләрен дә әйтә алмадылар. Шул ук вакытта аны карагач, кайбер­ләре куркып та калган. Бүген укучыларның кулында - телефон, планшет. Шу­ңа күрә теленә хуҗа була белмәгән теләсә кайсы укытучы интернетта "бүгенге көн герое"на әйләнергә мөмкин. Ә оялуны белмәгән укучы "оста сюжет" ясаучы булып кала.

- Бер дә күңелле күре­неш түгел. Сыйныфымда шундый хәл булган иде. Ике баланың әрләшүен өчен­чесе камерага төшергән. Аны миңа күрсәтте. Укучыларыма кешенең рөхсәтен­нән башка андый әйбер­ләрне төше­рергә ярамаганлыгын аң­латтым, - ди Казан мәк­тәбендә белем бирүче Гөл­наз Галиева. - Мин ачуланганда бервакытта да өй­дәге проблемаларны ка­тыш­тырмыйм. Ничә балаң бар, эшләдеңме? Болай тир­гәү дөрес түгел. Син өй эшен яхшырак итеп тә башка­ра ала идең бит. Нигә әниеңнән ярдәм сорамадың? Китап­ханә дә якында гына бит. Әзерләнмәү сиңа оят түгел­ме? Менә хәзер "5ле" алыр идең, "3ле" куям, дим. Укытучы үз дәрәҗәсен төшерер­гә тиеш түгел. Без укытырга, балаларда өмет уятырга тиеш.

Фәрзәнә Кулиева озак еллардан бирле балаларга математикадан белем бир­гән. "Бүген мәктәпләрдә укытучыларга - укыту, ә укучыларга уку зур сынауга әйләнде. Балалар хәзер кычкырырга мәҗбүр итә, дәресләрдә кыланып утыра. Мәктәпләргә йөреп, барысын да белеп, күреп торам. Ә тавыш кү­тәргән укытучыны хөрмәт итмиләр. Балаларны яратырга кирәк. Укучыларның белеме юк. Алар Пушкинның кем икә­нен дә белмиләр, ши­гырь­­ләрен дә сөйләп күрсәтә алмыйлар. БДИ гаебе бу. Аны бетерергә кирәк. Укытучыны да гаепләп булмый. Аларны кызганам. Сабырлык телим", - ди лаеклы ялда булган мө­галлимә.

Казандагы 65 нче мәктәп директоры Фирдәүс Ха­җи­әх­мәтова да укытучыларга балалар белән эшләү авыр булуын әйтә. "Акыллы әти-әниләр укытучыны һәрва­кыт үрнәк итеп саный. Әмма аңламаганнары да очрый. Укучыдан: "Җиде балаң бар­мы, эшләдеңме?" - дип сорау дөрес түгел. Чөнки бала аны барыбер аңламый бит. Укытучы тыйнак булырга тиеш. Хезмәттәш­лә­р белән бу хакта еш сөй­ләшәбез. Балаларга ярдәм итәргә тырышабыз. Дә­рес­тә телефонны бө­тенләй кабызырга ярамый. Кайбер мәктәпләрдә аны җыеп алалар. Киләсе елда әти-әни­ләр белән сөйлә­шеп, шул тәртипне кертмәкче булабыз. Бездә андый хәл­ләрнең булганы юк. Балаларга камерага төшерү кызык кебек тоеладыр инде. Ләкин аларны гаиләдә тәр­бияләргә кирәк", - ди ул.

КФУ галиме, педагогия фәннәре кандидаты Илги­зәр Гайсин белдергәнчә, бала дәрескә керүгә телефонын сүн­де­реп куярга тиеш. Менә шул вакытта андый проблема булмаячак. "Мәк­тәптә практикада булган студентлар элегрәк зарларын бел­дерә иде. Хәзер бу яктан тыныч. Тик мәктәп­ләр­дә яшерен камерага төшерүләр турында ишетеп торабыз. Гадәттә, таләпчән, усалрак булган укытучыларны төше­рәләр. 9 нчы сыйныфларда имтиханнар кертүнең файдасы булды дип саныйм. Укучылар сынауларга яхшырак итеп әзерләнә башлады. Мин декан булып эшләгән вакытта, әти-әниләр, бары тик педагог булмаган юнәлеш булсын, диләр иде. Аларга, бакчадан гына килдегезме әллә, дип әйтә идем. Яшь­ләрнең мәктәпкә бик барасылары килми. Мәктәптә эшләү җи­ңел түгел".

Ә Чаллыда яшерен камерага эләккән укыту­чы­ның хәлен әти-әниләр аң­лаган. Алар, педагог сыйныфта эш­ләсен, дигән фикерне җит­кер­гәннәр. Укытучыга үзен интернетта кү­рү бик авыр булган. Ба­ланың әти-әни­сеннән гафу үтенгән. Янәсе, ул май аенда авыр ба­ла­лар­ның әти-әниләре белән җые­лыш үткәрергә җыенган. Озакка сузуның нә­ти­җәсе ме­нә шулай күңелсез тә­мамланган.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.05.2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев