Бабайны әби күз уңыннан да ычкындырмый, башта аяк киемнәрен салдырып, картына башмаклар кидерде. Аннары иренә чалбарын салырга булышты, аны төреп куйды. Ул да түгел, бабаена кыяр, помидор кисеп, тозларына кадәр үк сибеп тоттырды.
Азрак баргач, чәен ясап эчертте, бутербродын ясап бирде. Кашыктан гына ашатмый инде. Көн караңгыга авышкач, урын җәеп яткырды, өстенә җылы одеал ябып куйды. Төнлә дә берничә тапкыр бабайның өсте ачылмаганмы икән дип торып карады әле ул, вагон тәрәзәсеннән җил өрмәсен дип, аны каплап та куйды.
Әбинең һәр адымы алдан уйланып, планлаштырып эшләнгән сыман. Бабайга карата да кырыс, шул ук вакытта ягымлы да ул. Бу кайгыртучанлыгыннан үзе дә тәм таба кебек.
- Сиңа ятып торырга вакыт, даруыңны эч, бәдрәфкә барырга кирәк, - дип, гел бабайга боерып тора үзе.
Карты исә карышмый, бәдрәфкә барасы килсә килмәсә дә, әбигә сабыр гына буйсына.
Поездда 12 сәгать тирәсе бардык. Шул вакыт эчендә бер күзем белән гел бу парны күзәттем. Бер мәлгә бабайның үз тормышы бөтенләй юк, аның өчен карчыгы яши, тормышы белән хатыны идарә итә кебек тә тоелды. Бабай сабый кебек, карчыгы аның өчен хатын гына түгел, әнисе, караучысы да сыман. Аларга шулай яхшырак та бугай. Икесе дә бәхетле. Үзара нидер сөйләшеп, көлешеп тә алалар. Бер-берсеннән башка бер минут та яши алмаслар төсле. Ир белән хатынның шул дәрәҗәдә якын булулары сокландыра.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның сүзләре искә төшә: «Дин буенча, ир белән хатын үз-үзен кайгыртырга тиеш түгел, бер-берсенә уңайлыклар тудыру турында уйлаганда гына чын ярату була». Карт белән карчык мәхәббәте шундый була, күрәсең. Чын ярату да шушыдыр, мөгаен.
Нет комментариев